Кара гриф

220 якын төре билгеле, киң таралганнар.

Татарстан территориясендә 10 ыругтан 22 төре бар: шөпшәашарлар, тилгәннәр, карчыгалар, елак карчыгалар, елан карчыгалары, каракошлар, елга каракошлары, кара грифлар, сиплар һәм башкалар. Урманнарда, шулай ук ачык урыннарда яшиләр. Күпчелек төр утрак яшәү рәвеше алып бара, кайберләренә сезонлы күчүләр хас, сирәк очып керүче төрләр дә бар.

Төрле зурлыктагы кошлар. Кара грифтан кала, барлык төрләрнең дә ана кошлары аталарына караганда зуррак. Томшыклары ян-яктан кысылган, өске томшыкның аскы читендә мөгез тешләре, томшык асты кырыенда тиешле булган уемтык юк. Күзләре зур, алга юнәлгән, бу исә зур бинокуляр күрү кырын тудыра. Кешегә караганда 8 тапкыр яхшырак күрәләр.

Тавыш мускуллары яхшы үскән, ерак араларга ишетелерлек югары тембрда төрле тавышлар чыгарырга мөмкиннәр. Яхшы ишетәләр, колак куышлыгы зур, кайвакыт аның тирәсендә тиреле җыерчыклар формалаша, колак каурыйлары тавыш тоткыч хасил итә. Каурый катламы каты.

Канатлары киң, очы түгәрәкләнгән, озак очу өчен җайлашкан. Карчыга кошлар, гадәттә, ялгыз яшәү рәвеше алып баралар, әмма алар оя кору вакытыннан тыш, азык тупланган урында күпләп җыелырга мөмкин. Парларын озак вакытка, еш кына сыңарының үлеменә кадәр саклыйлар. Ояларын агачларда яисә җирдә ясыйлар. Елга бер тапкыр үрчиләр. 1-6 ак яки тимгелле йомырка салалар. Умырткалы хайваннар, үләксә, моллюсклар, бөҗәкләр белән тукланалар.

15 төре ТРның Кызыл китабына кертелгән.