Чын фамилиясе Цалык-каты.

Биографиясе

1882 ел, Төньяк Осетия Ногкау авылы — 1928 елның 2 сентябре, Варшава.

Мәскәү университетының юридик факультетын тәмамлый (1904).

1905–1907 еллардагы революциядә катнаша (Владикавказ шәһәре). РСДРП әгъзасы, меньшевик, меньшевикларның «Наше дело» (1906), «Возрождение» (1908–1909) вакытлы басмалары белән хезмәттәшлек итә.

«Сүз» газетасын чыгара (Мәскәү, 1915–1916). Мөселманнарның милли яңарыш идеяләрен пропагандалый.

Беренче бөтендөнья сугышы (1914–1918) алдыннан Теректа мөселманнар хәрәкәтен җитәкли.

4 нче Дәүләт Думасының мөселманнар фракциясе каршындагы бюро әгъзасы.

1917–1918 елларда Петроград Эшче һәм солдат депутатлары советы әгъзасы, Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтае эшендә катнаша (1917 елның мае, Мәскәү), аның Президиумы әгъзасы; Россиянең милли-дәүләт төзелеше турында доклад белән чыгыш ясап, «Россия үзәкләштерелмәгән, демократик парламент республикасы булырга тиеш. Россия мөселманнарының мәдәни-милли мохтарияты ил конституциясе белән иҗтимагый-хокукый институт буларак гарантияләнергә тиеш» дип белдерә.

Бөтенроссия мөселманнарының Милли Шурасы (Милли Шура) рәисе булып сайлана.

«Известия Временного Центрального бюро российских мусульман» («Россия мөселманнарының вакытлы мәркәз бюросы хәбәрләре») газетасы мөхәррире (1917 елның июне –декабре).

Бөтенроссия мөселманнарының икенче корылтаенда (1917 елның 21 июле – 2 августы, Казан) Учредительләр җыенында мөселман фракциясен булдыру турында доклад белән чыга, мөселманнарны сайлау алды компаниясендә бердәмлек күрсәтергә чакыра. Демократик утырышта (1917 елның сентябре) катнаша, хакимиятне Советларга тапшыруга каршы чыгыш ясый, Парламент алды җыены (аның составына керә) оештыру ягында була.

Октябрь революциясен кабул итми, И.В.Сталинның РСФСР ның милләтләр эшләре буенча халык комиссариаты каршындагы Мөселман комиссариатын җитәкләү тәкъдимен кире кага.

Учредительләр җыены әгъзасы, 1918 елның 5 гыйнварында үз чыгышында мөселман социалистлар фракциясе исеменнән Учредительләр җыены тулы хакимият буларак танырга өнди, Россияне Федератив республика итеп, шулай ук аның составында оешкан «Идел буе», «Көньяк Урал», «Төркестан» кебек штатларны танырга; Россиядәге барлык халыкларның Милли хәрби частьлар оештыруга хокукы белән исәпләшергә чакыра.

1918 елда Тифлис шәһәрендә Кавказ тау халыклары Мәҗлесен җитәкли.

1919 елда генерал А.И.Деникин армиясе белән көрәшү өчен төзелгән Дагстан Оборонасы Советы әгъзасы. Грузиядә Совет хакимияте җиңгәннән соң (1921 елның феврале), Прагага эмиграциягә китә, анда 1924–1925 елларда «Кавказский горец» журналы чыгара, журнал үз тирәсенә Төньяк Кавказның эмигрант яшьләрен туплый. Кавказ тау халыклары берлеге оештырыла, «Россияне өйрәнү институты каршындагы Кавказны өйрәнү җәмгыяте» Уставы (авторы Цаликов) эшләнә.

Эмиграциядә Цаликов «Тау республикасы — физик-географик, статистик-лингвистик, икътисади очерклар» («Горская республика — физико-географические, статистико-лингвистические, экономические очерки») монографиясен (басылып чыкмаган), «Туган туганга каршы» («Брат на брата», Прага, 1926), «Канлы таулар» («Окровавленные горы», басылып чыкмаган) романнарын яза.

Хезмәтләре       

Кавказ и Поволжье: Очерки инородческой политики и культурно-хозяйственного быта. М., 1913; 

Мусульмане России и федерация: Речи, произнесённые на Всероссийском мусульманском съезде в Москве 1–11 мая 1917 г. П., 1917; 

Мусульманская фракция в Учредительном собрании. К., 1917.

Әдәбият      

Политические деятели России, 1917: Биогр. словарь. М., 1993.

Автор — Л.М.Айнетдинова