Мәкаләдә Ак Урда һәм Күк Урда сүзләренең төрле историография традицияләрендә мәгънәләре үзгәрүе турында мәсьәлә тикшерелә.

Элек Ак Урда Бату һәм аның нәселе ставкасы була. Бату линиясе бетерелгәннән соң төрки телле чыганакларда Ак Урда теләсә кайсы дәүләт башлыгының ставкасы итеп аңлатыла. Фарсы телле традицияләрдә Күк Урда һәм Ак Урда династия яисә илнең атамасы итеп күрсәтелә. Традицион рус елъязмаларында Күк Урда Җүчи Олысының көнчыгышта урнашкан иң ерактагы өлеше дип аңлатыла.

Мәкаләдә Ак Урданы Урда Эҗен һәм аның нәселе дәүләте буларак аңларга кирәкми дигән фикер дәлилләнә. Ак Урданың иң элекке мәгънәсе – ставка, дәүләт башлыгы резиденциясе.

Сылтама ясау өчен: Сабитов Ж.М., Кушкумбаев А.К. Термины Ак-Орда и Кок-Орда в письменных и устных источниках (к вопросу о семантике терминов) // Научный Татарстан. 2015. №3. С.33–42.

Мәкаләне йөкләп алу

Авторлар турында: Жаксылык Мурат улы Сабитов, философия фәннәре докторы (Казахстан); Айболат Кайрслям улы Кушкумбаев, тарих фәннәре докторы (Казахстан)