Таш кораллар өстенлек итә, бакырдан эшләнгәннәре тарала башлый. Халыкның төп шөгыльләре — китмәнле игенчелек, терлекчелек, сунарчылык. Көнчыгыш Европада беренче бакыр эшләнмәләр б.э.к. 4 нче меңьеллыкта барлыкка килә.

Татарстан территориясендә Идел-Чулман төбәге халкының иң элгәре чорларда энеолит эшләнмәләрен куллануы Мурзиха II каберлегендәге каберләрнең берсендә бакыр балдак табылуда чагыла (бизәнү әйбере, б.э.к. 4 нче меңьеллыкның 2 нче яртысы; Балык Бистәсе районы, 1995, А.А.Чижевский). Каберлектә шулай ук таштан, сөяктән эшләнгән эш һәм сугыш кораллары (ук һәм кыска сөңге очлыклары, хәнҗәрләр, гарпуннар, балталар һ.б.), таштан ясалган бизәнү әйберләре, кабырчыклы сәйлән, гәрәбә муенса, сөяк һәм чакматаш сыннар, тарак теше рәвешендәге бизәк төшерелгән касәсыман кечкенә савытлар, мөгезле эре терлек сөякләре һ.б. табыла.

Элегрәк аларга охшаш материаллар Тенеш (Кама елгасы тамагы, Р.С.Габәшев) һәм Гулькин (Үтәк елгасы тамагы, А.В.Збруева) каберлекләрендә казу эшләре вакытында очрыйлар. Көньяк районнардан аермалы буларак, Татарстан территориясендә бакыр эш кораллары барлыкка килү җирле халыкның хуҗалык эшчәнлегендә кискен үзгәрешләргә һәм җитештерүчән икътисадка күчешкә китерми. Элеккечә үк таш эш һәм сугыш кораллары киң кулланыла, бакыр әйберләр сирәк очрый.

Энеолит чорында терлекчелек һәм примитив игенчелек яралгылары барлыкка килә. Кагыйдә буларак, торулыклар (туктаулыклар) биологик ресурсларга бай елга тамаклары тирәсендә, елга үзәннәрендә урнашалар. Татарстан территориясендә табылган әйберләр килеп чыгышлары, балчык савыт-сабаның эшләнеш һәм бизәлеш үзенчәлекләре, бакыр эшкәртү технологиясен үзләштерү дәрәҗәсе буенча берничә культура төркеменә бүленәләр. Рус Әҗбие туктаулыкларының тарак теше сыман бизәк төшерелгән керамик эшләнмәләре Чулман буе культурасына (б.э.к. 7–4 нче меңьеллыклар) якын; Татар Әҗбие II туктаулыгының тишекле-сызыклы һәм флагсыман бизәкләр төшерелгән балчык савыт-сабасы башка төркемне хасил итә һәм, фаразланганча, ул Көнчыгыш Европаның урман-дала һәм дала зонасы халкы тарафыннан калдырылган. Охшаш әйберләр комплекслары Килдураз (Зөя елгасы), Питрәч (Мишә елгасы), Игим, Золотая Падь һ.б. туктаулыкларда табыла.

Волосово культурасы (б.э.к. 3 нче меңьеллык ахыры — б.э.к. 2 нче меңьеллыкның 1 нче яртысы) һәм Гарино-Бор культурасы (б.э.к. 3 нче меңьеллык — б.э.к. 2 нче меңьеллык уртасы) истәлекләре энеолитның төгәлләүче этабы булып тора. Б.э.к. 3 — 2 нче меңьеллыклар чигендә Көнчыгыш Европаның урман-дала һәм урман полосаларына бакыр һәм аккургаш катнашмасы, бу катнашмадан алынган бронзадан ябык формаларда төрле эшләнмәләр кою технологиясе үтеп керә (кара Бронза гасыр).

Әдәбият                

Энеолит лесного Урала и Поволжья: Материалы II полевого симпозиума по проблемам археологии эпохи камня — бронзы лесной полосы Европейской части СССР. Ижевск, 1990; 

Габяшев Р.С. Энеолит Нижнего Прикамья // Очерки по археологии Татарстана: Учеб. пособие для студентов вузов и учителей истории. К., 2001; 

шул ук. Население Нижнего Прикамья в V–III тысячелетиях до нашей эры. К., 2003; 

Чижевский А.А. Погребения эпохи энеолита Мурзихинского II могильника // Тр. II (XVII) Всероссийского археологического съезда в Суздале. М., 2008. Т. 1.                         

Автор — М.Ш.Галимова