Биографиясе

1946 елның 10 июлендә Ярославль шәһәрендә туа.

Казан университетын тәмамлый (1968). 1971 елдан Казан мәдәният институтында марксизм-ленинизм кафедрасында (1981 елга кадәр), проректор (1984 елга кадәр), философия һәм фәнни коммунизм кафедрасы доценты.

1988 елдан Казан университетында борынгы заман һәм урта гасырлар кафедрасында, бер үк вакытта, 1995–1998 елларда, тарих факультеты деканы урынбасары. Бөтенроссия урта гасырлар һәм яңа заманның элгәре чоры тарихчылары ассоциациясе (Мәскәү, 1994 елдан, Россия интеллектуаль тарих җәмгыяте (Мәскәү, 2000 елдан) әгъзасы.

Хезмәтләре урта гасырлар тарихына, гомуми тарих историографиясенә, Россия иҗтимагый-сәяси фикер тарихына, тарих теориясе һәм методологиясенә, фәнне өйрәнү мәсьәләләренә карый.

Хезмәтләре       

Международные отношения эллинистических государств в 280–220 гг. до н. э. К., 1980;

Древность и её место в историческом процессе. Самара, 1996;

Максим Максимович Ковалевский —почётный член Казанского университета // Учёные записки Казанского государственного университета. Сер. Гуманит. науки. 2011. Т. 153, кн. 3;

Историки России в спорах о Ранке // История и историки в прошлом и настоящем. М., 2013;

Научное сообщество в исторической науке: опыт «русской исторической школы». К., 2000.