- РУС
- ТАТ
Казан могҗизалар тудыручыларына тиңләштерелгән изгеләр, ата һәм угыл
Нектарийның атасы Иван Елизарович Застолбский чыгышы белән Тверь төбәге Бежецк өязенең Застолбье авылыннан, боярлар катлавыннан була, Казан архиепискобы Гурий заманында Архиерей йортында дин хезмәтчесе.
Ионаның улы Дмитрий (чукындырылганнан соң – Нестор, монахлыкта – Нектарий) Казан Спас-Преображенье монастыре монахы, тормышы тәкъвалык белән үтә, якынча 1564 елда вафат була. Улы үлгәннән соң, И.Е.Застолбский шул ук монастырьда Иона исеме белән монахлык кабул итә һәм тиздән вафат була.
Аларның монастырь соборы алтаре янындагы каберләрен 1595 елда Гурий һәм православие миссионеры Варсонофий каберләре белән бергә ачалар. Мәетләре таркалмау сәбәпле, Иона һәм Нектарийны җирле изгеләр сыйфатында рәсми булмаган рәвештә олылый башлыйлар. 1899 елда Казан һәм Зөя архиепискобы Арсений (Брянцев) башлангычы белән Иона һәм Нектарийны искә алу көне рәсмиләштерелә. Совет чорында Спас-Преображенье монастырен җимерү нәтиҗәсендә Иона һәм Нектарий каберләре югала. 1995 елның 11 октябрендә җирләнгән дип фаразланган урында казу эшләре вакытында аларның сөякләре кабат табыла. Хәзер алар Казанның Петропавел чиркәвендә саклана.
Искә алу көне 4 (17) октябрьдән соң беренче шимбәдә үткәрелә.
Воскресенский А. Пещерка Спасо-Преображенского монастыря. К., 1889;
Лебедев Е.М. Спасский монастырь в Казани. К., 1895;
Пещерка Казанского Спасо-Преображенского монастыря и исторические сведения о погребённых в ней. К., 1902;
Житие и Акафист преподобным Ионе и Нектарию, Казанским чудотворцам. К., 2001.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.