РФнең Көнчыгыш Европа өлешендәге Татарстан Республикасы, Башкортстан, Мари, Удмурт республикалары, Пермь, Киров, Ульянов, Самара, Оренбург, Саратов, Волгоград, өлешчә Свердловск һәм Пенза өлкәләре территорияләрен үз эченә ала.

Мәйданы 700 мең км2.

Идел буенда нефть һәм асфальт чыгышлары XVII йөздән билгеле, планлы рәвештә нефтьне эзләү 1920 еллардан башлана. Беренче нефть чыганагы 1929 елда Верхнечусовские Городки поселогы (Пермь өлкәсе) янында ачыклана, 1932 елда Ишембай чыганагы (БАССР), 1940-1942 елларда газ чыганаклары ачыла (Саратов өлкәсе). 1940 елга 15 нефть һәм газ чыганагы табыла һәм алар базасында СССРның Европа өлешендә барлыкка килгән нефть чыгару һәм эшкәртү сәнәгате бик нык үсә һәм 1940 елда инде И.М.Губкин бу территорияне «икенче Баку» дип атый. 1950 елдан соң Татарстан һәм Башкортстан төп нефть чыгару төбәге булып таныла.

ТР территориясендә системалы рәвештә нефть эзләү эшләре 1930 елларда башлана. 1943 елда карбон утырмаларында Шөгер чыганагы (соңыннан аның Ромашкино чыганагының бары тик бер өлеше булуы ачыклана), 1944 елда – Баулы, 1948 елда Ромашкино чыганагының югары дебитлы ятмалары ачыла. 2010 елга Идел-Урал нефть-газ төбәгендә 1100 дән артык нефть һәм газ чыганагы ачыла. Иң зур нефть чыганаклары: Ромашкино нефть чыганагы, Яңа Елховой нефть чыганагы (Татарстан), Туймазы, Арлан (Башкортстан), Муханов, Кулешов (Самара өлкәсе), Ярино-Каменоложск (Пермь өлкәсе) һәм башкалар; газ һәм газ конденсатлылар – Оренбург (Оренбург өлкәсе), Коробково, Степное (Саратов өлкәсе).

Үзара геологик бәйләнештә Идел-Урал нефть-газ төбәге Көнчыгыш Европа платформасының көнчыгыш өлешенә һәм Урал алды бөгелешенә туры килә. Югары протерозой һәм фанерозой утырма капламның калынлыгы (бераз мезозой токымнарының катнашы белән) көнбатышта 1,5 км дан алып төбәкнең көнчыгыш өлешендә 12 км га кадәр һәм артыграк. Девон, карбон һәм Пермь утырмалары нефть-газлы (нефть запасының 50% ыннан артыгы), кембрийгача яшьтә, шулай ук кристаллик фундаментта нефть күренешләре күзәтелә. Продуктив горизонтлар 0,5 км дан алып 5 км га кадәр һәм тирәнрәк тә ята. Ятмалар, нигездә, катламлы гөмбәзле, литологик экранлашкан катламлы һәм азрак күләмдә тектоник экранлашкан.

Төбәктә нефть-газлы күп кенә өлкәләр билгеләнгән (Татар, Югары Кама, Пермь-Башкорт, Көньяк Урал алды, Мәләкәс-Абдулин, Урта Идел, Түбән Идел, Уфа-Оренбург), аларга Казан-Кажим, Вычегодск бөгелешләренең, Коми-Пермяк гөмбәзе һәм Татар гөмбәзенең Төньяк өлешләренең нефть-газлы районнары һәм перспектив җирләре керә.

Татарстан территориясендә нефть запасларының төп массасын югары тәртиптәге эре структуралар: Ромашкино чыганагы – Көньяк Татар гөмбәзе, Яңа Елховой һәм Баулы чыганаклары – аның сөзәклекләре контрольдә тота, бу исә чыганакларның зурлыгын билгели. Шулай да чыганакларның шактый өлеше локаль структураларга туры килә. Еш кына чыганаклар гөмбәзле, күп катлы, күп катламлы, кайвакыт нефть-газлылыкның киң диапазонына ия. Нормаль гидростатик басым шартларында скважиналар дебиты уртача (100-200 т/с кадәр) һәм зур түгелләр.

Ятмаларны эшкәртү, кагыйдә буларак, катлам басымын саклап һәм суландыруны кулланып тормышка ашырыла. Башлыча, нефтьләр парафинлы типта, уртача һәм югары тыгызлыкта (820-890 кг/м3), күкертле (1,8%) һәм сумалалы.

Гомумән алганда, төбәк буйлап төньяктан көньякка һәм көнбатыштан көнчыгышка таба нефть тыгызлыгының әкренләп кимүе, аларда күкертнең азаюы һәм эрегән газның артуы, парафинлы-нафтенлы типка күчүе күзәтелә. Түбән Пермь утырмаларының ирекле газлары метанлы, күкертле (5,5% ка кадәр), аз микъдарда азотлы. Төньяк районнарның ташкүмер утырмалары нефтендәге газ катламы һәм эрегән газларда азот газы 98% ка кадәр була.

Карбонның Бобриков горизонтындагы күмер катламында метанның шактый зур запаслары урнашкан.

1960 елларда Идел-Урал нефть-газ төбәгенең нефть-газ ресурслары базасында СССРда иң эре нефть-газ чыгару һәм эшкәртү сәнәгате формалаша. Табылган барлык нефтьнең 1940 елда – 6%ы, 1960 елда 70,6% ы Идел-Урал нефть-газ төбәгенә туры килә. Нефть чыгаруның яңа өлкәләрен үзләштерү сәбәпле (Себер, Мангышлак), гомумсоюз нефть чыгаруында Идел-Урал нефть-газ төбәгенең өлеше 1970 елларда 50% ка кадәр диярлек кими, ә XX йөз ахырына 30% ка кадәр төшә. 1970 елларда илнең аерым бер төбәгендә беренче булып ТАССРда елга 100 млн т нефть чыгаруга (Идел-Урал нефть-газ төбәгендә табылган нефтьнең яртысы кадәр) ирешелә, бу күрсәткеч 7 ел буена үзгәрми. 1990 еллар ахырына нефть чыгару 4 тапкырдан артык кими. Татарстан, нефть чыгаручы регион буларак, мәйданы буенча Идел-Урал нефть-газ төбәгенең уннан бер өлешен били. 2010 елның 1 гыйнварына эре чыганакларның саны, запасларның торышы (58%), чыгарылу күләме (1/3 кә якын) һәм чыгарылган нефть (3,0 млрд. т дан күбрәк) буенча төбәктә 1 нче урынны ала.

Идел-Урал нефть-газ төбәге промыселларында чыгарылган нефтьнең шактый өлеше нефтьүткәргечләр буенча җирле нефть эшкәртү заводларына китә (Башкортстан, Самара өлкәләре һәм башкалар), РФнең төньяк-көнбатыш заводларына һәм экспортка җибәрелә.

Нефть-газ чималы нигезендә күп төрле нефть химиясе производстволары 100 дән артык төрдә продукция эшләп чыгара. Табигый газ җирле энергетик ягулык буларак кулланыла.

Нефть-газ чималын чыгаруның һәм эшкәртүнең артуы иске шәһәрләрнең (Бөгелмә, Уфа, Эстәрлетамак һәм башкалар) үсеш алуына һәм яңа шәһәрләр (Түбән Кама, Әлмәт, Салават һәм башкалар) барлыкка килүгә этәрә.

Газның күп өлеше, шулай ук нефть эшкәртү һәм нефть химиясе производствосы продуктлары Россиянең күп кенә төбәкләренә һәм аннан читкә җибәрелә. Әлмәттән дөньяда иң зур нефтьүткәргечләрнең берсе булган «Дуслык» («Дружба») үткәргече башлана һәм ул РФ шәһәрләрен, якын һәм ерак чит илләрнең кайберләрен нефть белән тәэмин итә. Идел буе газы илнең төрле төбәкләренә газүткәргечләр буенча, нефть продукциясенең бер өлеше су юлы һәм тимер юллар буенча җибәрелә.