Эчтәлек

Чын фамилиясе һәм исеме — Сәләхетдинов Камал Ситдыйк улы.

1899 елның 5 гыйнвары, Әстерхан шәһәре — 1968 елның 27 июле, Казан.

Сәхнә эшчәнлеген 1918 елда Әстерханда татар һәвәскәрләре труппасында башлап җибәрә.

Әстерхан театр студиясен тәмамлаганнан соң (1919), Әстерхан татар драма театрына кабул ителә. Башта Сакмарский кушаматы белән чыгышлар ясый.

1924 елда Татар дәүләт театрына (хәзер Татар академия театры) чакырып алына. Монда ул Камал III псевдонимы белән эшли башлый.

Искиткеч матур тышкы кыяфәткә ия актер беренче елларда, нигездә, романтик рухтагы яшь герой рольләрен башкара: Хәлил, Бакый, Шәрәф («Галиябану», «Ак калфак», «Сөйгән яр», М.Фәйзи), Галимҗан («Башмагым», Х.Ибраһимов), Шаһзадә («Таһир-Зөһрә», Ф.Бурнаш) — шундыйлардан.

Казанда уйнаган әһәмиятле тәүге рольләреннән берсе — Н.В.Гогольнең «Ревизор» комедиясендәге гипербола, гротеск алымнарыннан оста файдаланып башкарган Хлестаков образы.

Камал III — замандаш драматургларның пьесаларындагы төп рольләрне башкаручы: Саттаров («Гудок», М.Җәлил), Камил (Г.Кутуйның шул исемендәге әсәре), Ногман, Әсфан («Мактаулы заман», «Изге әманәт», Т.Гыйззәт), Луконин, Сабуров («Безнең шәһәр егете», «Көннәр һәм төннәр», К.М.Симонов), Максимов («Диңгездәгеләр өчен», Б.А.Лавренев).

Актер үз чорының кыю һәм үз бурычына тугры булган җыелма герое образын иҗат итә.

Классик драматургиядә аның геройлары югары хисләргә ия, кичерешләргә бай булулары белән аерылып тора: Ромео, Эдгар, Отелло («Ромео һәм Джульетта», «Король Лир», «Отелло», У.Шекспир), Герман, Фердинанд («Юлбасарлар», «Мәкер вә мәхәббәт», Ф.Шиллер), Теодоро («Печән өстендәге эт», Лопе де Вега), Незнамов, Жадов, Борис («Гаепсездән гаеплеләр», «Төшемле урын», «Яшенле яңгыр», А.Н.Островский).

Башкаруда гадилек һәм эчкерсезлек, теге яки бу рольнең тышкы яктан шомартылган, ягъни тиешле дәрәҗәгә җиткереп эшләнгән булуы, хисләр тирәнлеге — татар театр сәнгатендә романтик юнәлешнең иң үрнәк традицияләрен дәвам итүче һәм үстерүче Камал III иҗатының төп үзенчәлекләре.

Башка рольләре: Мәхмүт («Козгыннар оясында», Ш.Камал), Гали («Яшь гомер», Г.Коләхмәтов), Хәмит («Беренче чәчәкләр», К.Тинчурин), Мулланур Вахитов (Н.Исәнбәтнең шул исемендәге әсәре), Сәлим («Беренче мәхәббәт», Х.Вахит), Шәмгун («Рәүфә», Ә.Фәйзи), Актер («Тормыш төбендә», М.Горький), Чибисов («Мылтыклы кеше» Н.Ф.Погодин).

Әдәбият

Илялова И.Г. Камал театры артистлары=Артисты театра им. Г.Камала: Биографик белешмәлек. К., 2005;

Народные артисты. К., 1980.

Автор И.И.Илялова