Административ-территориаль буйсынуы

1925–1926 елларда нигезләнә. Нигезләнгән вакыттан ТАССРның Чаллы кантоны Сарман волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

Хәзер – Яңа Имән авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Алмаз» колхозы оештырыла. 1950 елда – «Кызыл Октябрь» колхозына кушыла (үзәк утары – Күтәмәле авылы), 1963 елдан берләштерелгән «Родина» колхозына керә (үзәк утары – Күтәмәле авылы, 1992 елдан – Яңа Имән авылы). 1995–2002 елларда авылда «Родина» күмәк хуҗалыгы эшли.

Халык саны

1926 елда – 104,
1938 елда – 166,
1949 елда – 160,
1958 елда – 121,
1970 елда – 105,
1979 елда – 49,
1989 елда – 12 кеше,
2002, 2010, 2021 елларда – даими яшәүчеләр юк.