100 ләп төрне үз эченә ала, башлыча, Төньяк Америкада, кайбер төрләре Европада, Азиядә киң таралган. ТРда 2 төре бар. Гади алтын камчы (S.virgaurea) республиканың барлык төбәкләрендә дә очрый. Якты урманнарда, куак араларында, болыннарда, сөзәклекләрдә һәм елга буйларында үсә. Канада алтын камчысы (S.canadensis) декоратив максатларда үстерелә.

30-250 см озынлыктагы күпьеллык үләнчел үсемлекләр. Тамырчасы шуышма. Сабагы туры, җиңелчә ботаклы. Яфраклары чиратлашкан, кыяк-ланцетсыман, өстәгеләре – утырма, астагылары – сапларда. Чәчәкләре вак, алтынсу сары төстә, күпсаплы кәрзиннәргә җыелган, алар сабак очында озынча себеркәч хасил итәләр. Җимеше – бүрекчәле орлыкча. Июль–сентябрь айларында чәчәк аталар. Орлыклардан һәм тамырчадан үрчиләр. Корылыкка һәм күләгәгә чыдам үсемлекләр.

Барлык өлешләрендә дә флавоноидлар, сапониннар, органик кислоталар бар.

Үлән төнәтмәсе халык медицинасында үттән таш һәм бәвел кудыру, яра төзәтү чарасы буларак файдаланыла.

Баллы үсемлекләр.

Гади алтын камчы