Тарихы

Революциягә кадәрге чыганакларда Микушкино исеме белән дә искә алына. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тимерчелек, мичкә ясау, балта эше, күн аяк киеме тегү кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында чиркәү, чиркәү-приход мәктәбе (1884 елда ачыла), 2 тимерчелек, җил тегермәне, су тегермәне һәм атлы ярма яргыч, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1660 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Максимовка волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1935 елның 10 февраленнән – Тельман, 1958 елның 16 июленнән – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Ялаур авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Авылда 1928 елда – «Муравей», 1929 елда Сталин исемендәге колхозлар оештырыла. 1961 елда икесе дә «Знамя Октября» колхозына (авылда үзәк утар урнаша; шулай ук Берлек, Торнаяз авыллары, Октябрина, Петровский, Юган поселоклары, юкка чыккан Ака, Мельничная Поляна, Нечаевка, Первомайский поселоклары хуҗалыклары керә) кушыла. 1994 елдан – «Знамя Октября» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 1998 елдан – «Нива» авыл хуҗалыгы кооперативы, 2003 елдан – «Ялаур» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2006 елдан «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгында эшли, үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1922 елда башлангыч мәктәп ачыла, ул 1933 елда – җидееллык, 1954 елда – урта (1981 елдан яңа бинада), 2017 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. 2015 елда мәктәп каршында «Истоки» туган якны өйрәнү музее (оештыручысы – И.А.Ильдирякова) оештырыла.

Мәдәният йорты, китапханә (1922 елда халык йорты каршында уку йорты буларак ачыла, 1974 елдан аерым бинада, 2008 елдан мәктәп бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, Рождество Христово чиркәве (янган чиркәү урынында 2008 елда төзелеш башлана, 2020 елда изгеләндерелә) бар.

Мәдәният йорты каршында «Палан» вокаль ансамбле (2002 елдан, оештыручысы – А.М.Павлова) эшли.

Күренекле кешеләре

М.И.Захаров (1925–1981) – шагыйрь, Бөек Ватан сугышында катнаша, беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры;

А.С.Огонев (1959 елда туган) – юрист, Татарстан Республикасының атказанган юристы, «Почет билгесе» ордены кавалеры;

Н.П.Яковлев (1917–1998) – генерал-лейтенант, Бөек Ватан сугышында катнаша, Кызыл Байрак (өч тапкыр), беренче дәрәҗә Ватан сугышы (ике тапкыр), Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 111 ир-ат;
1859 елда – 463,
1897 елда – 838,
1908 елда – 968,
1920 елда – 1337,
1926 елда – 964,
1938 елда – 1110,
1949 елда – 1010,
1958 елда – 1048,
1970 елда – 3223,
1979 елда – 919,
1989 елда – 582,
2002 елда – 491,
2010 елда – 436,
2021 елда – 212 кеше (чуашлар).