Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан – Балык Бистәсе районында. 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Олы Елга авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда – «Кама» колхозы, 1964 елда җиләк-җимеш питомнигы (Масловка авылы) һәм «Кама» колхозы җирлегендә «Масловский» совхозы оештырыла.

Мәдәният

Поселок тирәсендә археология истәлекләре – Кама I, II һәм III авыллыклары (Ананьино культурасы) табыла.

Халык саны

1970 елда – 67,
2002 елда – 8,
2010 елда – 6,
2020 елда – 9 кеше (руслар – 88,9%, татарлар – 11,1%).