Биографиясе

1881 елның 18 гыйнвары, Мәскәү – 1952 елның 18 декабре, Казан.

Мәскәү руханилар академиясен тәмамлаганнан соң (1906), Яблечна монастыренда (Брест шәһәре янында), 1907 елдан монахлыкта, 1914 елдан архимандрит һәм монастырь башлыгы. 1920 елдан Бельск епискобы (Польшада). 1922 елда Польша хөкүмәте тарафыннан илдән сөрелә. 1922 елдан Прага епискобы, Чехословакия, Австрия һәм Венгрия викарие. Прагада Сергий рус эмигрантлары арасында зур абруй казана, мохтаҗларга, авыруларга ярдәм итә.

1939–1945 елларда немец-фашистлар окупациясе вакытында концлагерьлардан качкан әсирләрне яшерә. 1946 елның июненнән Вена епискобы, Көнбатыш Европа экзархаты викарие. 1946 елның октябреннән Урта Европа экзархаты экзархы. 1948 елдан – Берлин һәм Германия, 1950 елдан Казан һәм Зөя архиепискобы.

Хезмәтләре

Казанская икона Божией Матери // Журн. Моск. патриархии. 1952.
№ 7.

Духовная жизнь в миру. М., 2003.

Әдәбият

Журавский А.В. Свидетельства святости: Памяти архиепископа Сергия Казанского и Чистопольского, бывшего Пражского // Рус. Возрождение. 1997. № 2–3.

Липаков Е.В. Архипастыри Казанские. 1555–2007. Казань, 2007.