Биографиясе

1907 елның 28 сентябре, Подольск губернасы Могилев-Подольский шәһәре – 1976 елның 9 октябре, Мәскәү.

1930 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, физика кафедрасы мөдире (1933 елдан), профессор (1946).

Е.К.Завойский – СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Физик-техника институтын нигезләүчеләрнең берсе (1984 елдан Завойский исемендә) һәм бер үк вакытта шул ук институтның физика секторы мөдире (1946–1947).

1947 елдан Мәскәүдә: КБ-11 дә (Арзамас-16), И.В.Курчатов исемендәге Атом энергиясе институтында (1951–1971) эшли; «Успехи физических наук» журналының баш мөхәррире (1976 елдан).

Е.К.Завойский электрон парамагнит резонансы күренешен ача, шуның нигезендә физиканың яңа бүлеге – магнит радиоспектроскопиясе башланып китә (1944). Бу ачыш физика, химия, биология һәм техникада киң кулланыла. Космик элемтә һәм тонык кына ялтыраучан объектларны астрофизик тикшерүләр өчен түбән кимәлдәге тавышлы парамагнитлы квант көчәйткечләре төзи.

Е.К.Завойский җитәкчелегендә тиз узучан (10-9-10-14 с) яктылык нурлары һәм башка процессларны өйрәнү өчен (кара: Завойский – Фанченко ысулы) электрон-оптик әверелдергечләр куллану буенча эшләр циклы уздырыла.

Е.К.Завойский магнит тозакларында плазманы җылыту өчен магнитлы тавыш резонансы ысулын, термотөш плазмасы алу өчен турбулент җылыту ысулын, плазманы инерцион туктатулы идарә ителә торган термотөш синтезын гамәлгә ашыруның яңа юлын тәкъдим итә һәм эшли (бергәләп).

Бүләкләре

СССР Дәүләт (1949), Ленин (1957) бүләкләре лауреаты.

Өч Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

1982 елдан Завойский укулары уздырыла. 1991 елда Завойский Е.К. исемендәге халыкара бүләк булдырыла.

Казан университеты, Россия Фәннәр академиясе Казан гыйльми үзәгенең Физик-техника институты биналарына һәм Мәскәүдә мемориаль такталар, шулай ук Казан университетының физика факультеты корпусы алдына галимнең бронза бюсты урнаштырыла (2004).

Казандагы бер урам Завойский исеме белән атала.

1997 елда Казан университетының Завойский электрон парамагнит резонансыны беренче мәртәбә күзәткән лаборатория бүлмәсендә музей ачыла.

Хезмәтләре

Об изучении сверхбыстрых световых процессов // Доклады АН СССР. 1955. Т. 100, № 4 (автордаш).

О применении многокаскадных электронно-оптических усилителей света в астрофизике // Доклады АН СССР. 1958. Т. 121, № 5 (автордаш).

Коллективные взаимодействия и проблема получения высокотемпературной плазмы // Атомная энергия. 1963. Т. 14, вып. 1.

Электронный парамагнитный резонанс и физика плазмы: избранные труды. М., 1990.

Spin-magnetic resonance in paramagnetics // Jounrnal of Physies (USSR). 1945. V.9, № 3.

Paramagnetic absorption in some salts in perpendicular magnetic fields // шунда ук. 1946. V.10, № 2.

Turbulent heating of plasma by means of a current // Mucleas Fusion. 1969, Special supplement, p.235-241 (автордаш).

Әдәбият

Альтшулер С.А. Козырев Б.М., Митин А.В. Парамагнитный резонанс: Казан. школа радиоспектроскопии 1944-1971 гг. М., 1974.

Завойский В.К. Академик Е.К.Завойский. К., 1986.

Чародей эксперимента: Сб. статей об акад. Е.К.Завойском. М., 1994.

Салихов К.М. Е.К.Завойский: Материалы к биогр. К., 1998.

Авторы – Н.Е.Завойская, И.И.Силкин