Тарихы

Авылга XIX йөзнең беренче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Подгорная исеме белән билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре (элек дворян Витковскийларның крепостнойлары) катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек, агач эше, шәраб ясау белән шөгыльләнә.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 40 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Микулин волостенә керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Микулин авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авыл «Ударник» колхозы составына керә (Винзавод поселогы). 1941 елда «Ударник» колхозы «Бишьеллыкның өченче елы» итеп үзгәртелә. 1953 елда «Мичуринец» колхозы составына керә (шәһәр тибындагы Актүбә поселогы). 1957 елда аның составына «Сокольский» совхозы керә. 1964 елдан – «Актүбә» совхозы, соңрак «Актүбә» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында.

1991 елда «Актүбә» совхозы – «Азнакайнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенең агроцехы, 1997 елда «Азнакайнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенең «Актүбә» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте итеп үзгәртелә.

Владимировка авылы янында Ямаш елгасының уң як ярында «Владимир сөзәклеге» табигать тыюлыгы урнашкан.

Халык саны

1859 елда – 149,
1897 елда. – 169,
1920 елда – 170,
1926 елда – 184,
1938 елда – 216,
1958 елда – 114,
1970 елда – 98,
1979 елда – 67,
1989 елда – 25,
2002 елда – 17,
2010 елда – 5,
2015 елда – 8 кеше (руслар).