Мәкалә милли-мәдәни автономиянең  хокукый нигезен өйрәнүгә багышлана. Авторлар чагыштырма-хокукый һәм тарихи-хокукый алымнар ярдәмендә 1917 елда “Мөселманнарның милли-мәдәни автономия нигезләре”нә һәм хәзерге норматив-хокукый нигезгә салынган милли-мәдәни автономиянең хокукый статусына игътибар бирәләр. Йомгак өлешендә Россия законнарында милли-мәдәни автономиянең хокукый статусын күтәрүнең билгеләнгән ысуллары тәкъдим ителә.

Сылтама ясау өчен: Гатауллин А.Г., Зайнутдинов Д.Р. Модель национально-культурной автономии мусульман 1917 года: анализ правовой природы через призму современности // Научный Татарстан. 2019. №1. С.52–69.

Мәкаләне йөкләп алу

Авторлар турында: Гатауллин Әнәс Газиз улы, юридик фәннәр докторы, профессор, Казан (Идел буе) федераль университеты, e-mail: anas6140@rambler.ru;

Зәйнетдинов Динар Рафаил улы, юридик фәннәр кандидаты, доцент, В.Г.Тимирясов исем. Казан инновацияләр университеты (ИЭУП), e-mail: knight_1988@mail.ru