Фотограф Гыйниятов Б.А. Авыл йорты

Татарстанның Арча районы Яңа Кенәр авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларга һәйкәл

Татарстанның Арча районы Яңа Кенәр авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Авылга XVII йөз ахырында Иске Кенәр авылыннан күченүчеләр нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Бигәш, Мәмсә исемнәре белән дә билгеле.

Авылда 1828 елда – беренче, 1860 елларда икенче мәчет төзелә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сәүдә эше тарала.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, 4 мәчет, 5 җил тегермәне, 3 тимерче алачыгы, 3 зур һәм 6 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире (Шенәр Кенәр авылын кертеп, хәзер Иске Кенәр авылы) 4122,5 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Мәмсә волосте үзәге була. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Юл районы үзәге (1956 елның 18 июленнән – Тукай), 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән Арча районында.

Хәзер Яңа Кенәр авыл җирлеге үзәге.

1929 елда авылда “Красная звезда” колхозы оештырыла. 1930 елларда тегү һәм киез итек басу артельләре, икмәк пешерү йорты була. 1935 елда алар җирлегендә Яңа Кенәр сәнәгать комбинаты булдырыла.

1933 елда “Красная звезда” колхозы “Яңа тормыш” колхозы итеп үзгәртелә, 1941 елда ике колхозга бүленә: “Яңа тормыш” һәм “Үзәк”, 1963 елдан “Арча” совхозы составында. 1994 елдан “Яңа Кенәр” күмәк предприятиесе, 2003 елдан “Якты Юл” агрофирмасы”, 2004 елдан “Яңа Кенәр” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2008 елдан “Яңа Кенәр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2017 елдан крәстиян-фермер хуҗалыгы составында. Халкы терлекчелек, кырчылык белән шөгыльләнә.

1924 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1932 елда – җидееллык, 1936 елда – урта (1939 елда яңа бина төзелә), 2011 елда – лицей, 2015 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Мәктәп каршында төбәкне өйрәнү музее, “Ләйсән”, “Невада” хореография коллективлары, “Әкият” мәктәп театры эшли.

Авылда Балалар иҗаты йорты (1990 елдан; төбәкне өйрәнү музее бар), Яңа Кенәр ятим балалар һәм күп балалы гаилә балалары өчен мәктәп-интернат (1960 елдан), балалар бакчасы (1929 елда – беренче, 1936 елда – икенче, 1959 елда өченче балалар бакчасы ачыла; 2003 елда 3 балалар бакчасы берләштерелә һәм яңа бинага урнаштырыла), көндезге стационар (1940 елдан), “Надежда” инвалидларны тернәкләндерү үзәге (2003 елдан), мәдәният йорты, 2 китапханә, мәчет (2001 елдан), “Яңа Кенәр яшелчә киптерү заводы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять бар.

1997–2010 елларда – яшелчә киптерү заводы, 2002–2011 елларда – икмәк пешерү йорты, 1995–2011 елларда участок хастаханәсе эшли.

Фотограф Гыйниятов Б.А. Мәчет

Татарстанның Арча районы Яңа Кенәр авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. Мәктәп

Татарстанның Арча районы Яңа Кенәр авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Күренекле кешеләре

Габид бине Габделгазиз бине Гайса әл-Кенәри (? – 1883) – дин эшлеклесе, Яңа Кенәр мәчете имамы һәм мөдәррисе;

Р.В.Вәлиев (1942 елда туган) – язучы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

Р.Ш.Вәлиев (1956 елда туган) – фтизиатр, пульмонолог, медицина фәннәре докторы, ТР һәм РФнең атказанган табибы;

И.А.Галимуллин (1962 елда туган) – Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе, ТРның атказанган төзүчесе;

Р.З.Гарипов (1946 елда туган) – икътисадчы, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

Ф.Х.Ермаков (1927 елда туган) – техник фәннәр докторы, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы, ТРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе;

Исхак бине Колмөхәммәт әл-Кенәри (XIX йөз) – педагог, мәгърифәтче, Чистайда дөньяви фәннәр укытыла торган татар мәктәбен (1820 елда) нигезләүче;

Г.Е.Осипов (1958 елда туган) – генетик, җимеш культуралары селекциясе белгече, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы;

И.Х.Садыков (1942 – 2003) – автоматлаштырылган системалар өлкәсендә галим, югары белем бирүне оештыручы, техник фәннәр кандидаты;

Р.Р.Салихов (1965 елда туган) – тарихчы, тарих фәнннәре докторы, ТР ФА академигы, ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

Х.С.Фәтхуллин (1916–1969) – дипломат, Вьетнам, Мисырда консул, Алжирда совет илчелегенең генераль консулы;

С.Х.Хисмәтуллин (1915–1980) – композитор, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Социалистик Хезмәт Герое С.З.Габдрахманованың (1933 елда туган) да тормышы һәм эшчәнлеге Яңа Кенәр авылы белән бәйле.

Фотограф Гыйниятов Б.А. Татарстанның Арча районы Яңа Кенәр авылы урамы

Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. Яңа Кенәр авылы яны һәм Ашыт елгасы

Татарстанның Арча районы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Халык саны

1782 елда – 73 ир заты;
1859 елда – 1503,
1897 елда – 2030,
1908 елда – 2428,
1920 елда – 2228,
1926 елда – 1027,
1938 елда – 1927,
1949 елда – 1824,
1958 елда – 2154,
1970 елда – 2440,
1979 елда – 2548,
1989 елда – 2300,
2002 елда – 2443,
2010 елда – 2551,
2015 елда – 2346 кеше.