Эчтәлек

Фотограф Гыйниятов Б.А. Татарстанның Арча районы Түбән Курса авылы кырлары

Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Авыл 1602–1603 еллардан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык һәм читкә китеп эшләү тарала.

XX йөз башында авылда мәчет һәм вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире (Югары Курса авылы белән бергә) 4398 дисәтинә тәшкил итә.

1794–1808 елларда мәктәп, мәдрәсә эшли. Мәчетнең имамы һәм мәдрәсәнең мөдәррисе Г. Курсави була. 1850 елларда – мәктәп, 1902 елда – башлангыч мәктәп, 1910 елда кыз балалар өчен мәктәп ачыла.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Кармыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан –  Арча, 1944 елның  19 февраленнән – Чүриле, 1956 елның 14 маеннан Арча районнарында.

Хәзер Урта Курса авыл җирлеге составына керә.

1932 елда авылда “Көрәш Курса” колхозы оештырыла, 1951 елда – берләштерелгән “Авангард” колхозы (Алан, Түбән Курса, Урта Курса, Югары Курса авыллары), 1959 елда берләштерелгән “Курса” колхозы (Алан, Түбән Курса, Урта Курса, Корайван, Югары Курса, Сарай-Чокырча авыллары) составына керә. 1990 елда “Курса” колхозы составында аерылып чыга. 2004 елдан “Курса МТСы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

1920 елда авылда җидееллык мәктәп ачыла, 1931 елда – колхоз яшьләре мәктәбе итеп, 1935 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә, 1968 елда ябыла.

Фотограф Гыйниятов Б.А. Мәчет

Татарстанның Арча районы Түбән Курса авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Фотограф Гыйниятов Б.А. Мәчет

Татарстанның Арча районы Түбән Курса авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Халык саны

1782 елда – 164 ир заты;
1859 елда – 363,
1897 елда – 394,
1908 елда – 458,
1920 елда – 552,
1926 елда – 495,
1938 елда – 528,
1949 елда – 268,
1958 елда – 304,
1970 елда – 357,
1979 елда – 317,
1989 елда – 234,
2002 елда – 218,
2010 елда – 226,
2015 елда – 208 кеше (татарлар).

Фотограф Гыйниятов Б.А. Татарстанның Арча районы Түбән Курса авылы яны

Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы