Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Татарстанның Арча районы Урта Бирәзә авылы урамы

"Казан арты" тарих-этнография музее

Авыл 1678 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук олаучылык кәсебе тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, су тегермәне, 2 бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1225,2 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Арча волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында.1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Наласа авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “1 май” колхозы оештырыла, 1954 елда IX партсъезд исемендәге колхоз (Зур Бирәзә) белән Хрущёв исемендәге колхозга берләштерелә. 2008 елдан “Игенче” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп, клуб, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет бар (2003 елдан).

Фотограф Шакиров Р.Н. Мәчет

Татарстанның Арча районы Урта Бирәзә авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Садыйк чишмәсе

Татарстанның Арча районы Урта Бирәзә авылы. "Казан арты" тарих-этнография музее

Күренекле кешеләре

С.С.Гыймадиев (1948 елда туган) – ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, “Почёт билгесе” ордены кавалеры;

Г.С.Нуриев (1951 елда туган) – филология фәннәре докторы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

Ф.Ф.Саттарова (1938–1991) – тарихчы, тарих фәннәре докторы;

Ф.Ф.Сәфәргалиева (1953 елда туган) – режиссер, сценарист, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе;

Айдар Ф.Фәйзерахманов (1955 елда туган) – җырчы, ТРның халык артисты, РФнең атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләге лауреаты (2019), ТР Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле җитәкчесе (2002 елдан);

А.Ф.Фәйзерахманов (1948–2017) – ТРның атказанган төзүчесе, “Татгазстрой” ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры (1995– 2017);

М.Ф.Фәйзерахманов (1941–2010) – педагог, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Арча егетләре” халык вокаль ансамблен (1971 елдан) оештыручы һәм җитәкчесе;  

Ф.Ф.Фәйзерахманова (1946 елда туган) – инженер-механик, “Казанкомпрессормаш” заводы музее мөдире (2002–2014 елларда).

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Тәрәзә йөзлекләре

Татарстанның Арча районы Урта Бирәзә авылы. "Казан арты" тарих-этнография музее

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Тәрәзә йөзлекләре

Татарстанның Арча районы Урта Бирәзә авылы. "Казан арты" тарих-этнография музее

Фотограф Гобәйдуллин Л.И. Тәрәзә йөзлекләре

Татарстанның Арча районы Урта Бирәзә авылы. "Казан арты" тарих-этнография музее

Халык саны

1782 елда – 165 ир заты;
1859 елда – 521,
1897елда – 727,
1908 елда – 837,
1920 елда – 610,
1926 елда – 585,
1938 елда – 604,
1949 елда – 401,
1958 елда – 409,
1970 елда – 336,
1979 елда – 282,
1989 елда – 215,
2002 елда – 208,
2010 елда – 204,
2015 елда – 208 кеше (татарлар).