80 гә якын төре билгеле, Европа һәм Азиядә таралганнар. ТР да 2 төре бар: агачсыман сәрви яки сары акация (C. arborescens) торак пунктларны яшелләндерү, урман ышыклау полосалары (башка куакчыл үсемлекләр белән әрәмәлекләр хасил итә) булдыру өчен үстерелә. Куакчыл сәрви (C. frutex) Кама аръягында очрый, далаланган тау битләрендә үсә, ара-тирә культуралаштырыла.

0,5–5 м биеклектәге куаклар. Куакчыл сәрви кара-көрән яки сары, агачсыман сәрви соры-яшел кабыклы. Яфраклары чиратлашкан, катлаулы, парлы-каурыйсыман, төпчек яфраклары чәнечкеле. Чәчәкләре сары, 2–5 яки ялгыз чәчәкле бәйләмдә. Җимеше — цилиндрсыман кузак. Май–июньдә чәчәк аталар. Җимешләре июль–августта өлгерә.

Яфракларында целлюлоза, С витамины, каротин; чәчәкләрендә — флавоноид; орлыкларында углевод, дуплау матдәләре, май бар.

Халык медицинасында яфрак һәм чәчәкләреннән ясалган төнәтмә баш авыртканда, атеросклероз, бавыр авыруларыннан кулланыла. Яфрак төнәтмәсе — бактерияләргә каршы көрәшү чарасы.

Үзагачы вак эшләнмәләр, кыршау, кәрзиннәр ясау өчен яраклы.

Баллы үсемлек.

Тау битләрен ныгыту өчен файдаланалар.

Орлыклары кошлар өчен азык булып тора.