1990 елда шул ук исемендәге колхоз җирлегендә оештырыла (1959 елда «Путь Ильича» һәм «Ленинский путь» колхозларын берләштерү юлы белән булдырыла). 1990 елда бүлгәләнә, 2004 елда элекке составына кире кайтарыла.

Тоншерма, Келәш авылларын үз эченә ала; 316 хуҗалыкта 945 кеше яши (шуларның 464 е эшләүчеләр). Авыл хуҗалыгы файдалану җирләре 5063 га (шул исәптән 4407 га сөрүлекләр), 1557 баш мөгезле эре терлек (шул исәптән 202 сыер), 2087 баш дуңгыз, 61 баш ат исәпләнә.

Җитештерү юнәлешләре

Төп юнәлеше — бөртекле ашлык, шикәр чөгендере, ит, сөт җитештерү. 2005 елда 6787 т бөртекле ашлык, 6383 т шикәр чөгендере, 397 т ит, 559 т сөт җитештерелә. 1 га дан бөртекле ашлык уңышы — 30,3 ц, шикәр чөгендере — 255 ц тәшкил итә. 100 га авыл хуҗалыгы файдалану җирләренә күчереп исәпләгәндә, ит — 78,2 ц, сөт — 110,2 ц җитештерелә. 3 млн 920 мең сум табыш алына.

Хуҗалыкта 3500 баш мөгезле эре терлек симертү комплексы; социаль-мәдәният һәм көнкүреш объектлары бар.

Бүләкләре

Хуҗалык РСФСР МС, ВЦСПСның Күчмә Кызыл Байрагы (1980, 1984, 1985), КПСС ҮК, СССР МС, ВЦСПС һәм ВЛКСМ ҮКның Мактау грамотасы (1986) белән бүләкләнә. Эшчеләре дәүләт бүләкләренә лаек була, шул исәптән 8 кешегә ТАССРның, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә; 1 кеше — Ленин ордены, 1 кеше — Октябрь Революциясе, 4 кеше — Хезмәт Кызыл Байрагы, 3 кеше — 3 нче дәрәҗә «Хезмәт Даны ордены», 4 кеше — «Почёт билгесе», 1 кеше Почёт орденнары белән бүләкләнә.

Җитәкчеләре

Хуҗалык үсешенә И.В.Садыйков (1959–1992), Ш.Н.Хөсәенов (1992 елдан) зур өлеш кертәләр.

Автор — И.Н.Афанасьев