Технологиясе

Җепкырның чыбыкларын тарттыру өчен төрле зурлыктагы тишекләре булган яссы металл (такыл) кулланылган. Спираль рәвешендә бөгелгән чыбыклардан һәм беркетелгән бөтеркә бизәкләрдән тоташ рәсем – яссы челтәрле җепкыр җыела. Бизәк яссы фонга ябыштырылгач, беркетелгән җепкыр барлыкка килә. Татар зәргәрләре күпертмә җепкыр дип аталган уникаль ысул куллана башлыйлар, ул XVIII йөз уртасында киң тарала. Бизәнү әйберләрендә җепкыр, кагыйдә буларак, бөртекләү белән бергә була. Әлеге технологияне татар зәргәрләре элек «бөтеркә-сөркә» дип атаганнар.

Җепкырдан эшләнмәләр

Коръән тартмачыгы

Алтын, фирүзә. XV - XVI гасырның беренче яртысы. Татарстан Республикасы сынлы сәнгать дәүләт музее

XVIII-XX йөзләрдә җепкырдан эшләнгән чулпы, муенса, чигә асылмасы, яка чылбыры, бөтеркәле җиз тәңкәләр белән бизәлгән хаситә һәм изү, бил каптырмалары, беләзек, алкалар һ.б. кыймәтле татар бизәкләре зәргәрчелек сәнгатенең тиңдәшсез үрнәкләреннән санала. Шул ук вакытта зәргәрләр бизәнү әйберләрен күпләп җитештерү мөмкинлекләрен эзлиләр, җепкырга охшатып, коеп ясалган бизәкләр җитештерә башлыйлар. Күчермәләр, гадәттә, кыйммәтле җепкыр әйберләрдән эшләнгән. Моннан тыш, XV–XVI йөзләрдә һәм соңрак та, зәргәрләр җепкыр бизәк үрнәкләрен бик юка табаклы көмешкә кул белән басу өчен калып (матрица) итеп файдаланганнар (кара Басма).

Җепкыр материаллары

Яка муенсасы. Фрагмент

Көмеш, золочение. Калкулы филигрань. XVIII-XIX гасырлар. Татарстан Республикасының Милли музее

Нечкә зәркән җепкыр эшләү өчен чиста алтын яки саф көмеш кулланылган. Тупасрак, арзанрак җепкыр бизәмәләр көмеш яки алтын йөгертелгән аккургаш һәм җиз кушылмаларыннан ясалган. Гадәттә, чыбыкларны башта җылытканнар (җылытып йомарлау), аннары такыл аша карга борыны белән тарттырганнар (кыздырып тарту). Бик нечкә чыбык такыл үзәгенең тишеменә куелган алмаз яки сапфир аша тартылган. Чыбыкны тартканда бер якка борганнар, аннары аңа яссы чүккеч белән сугып сыр ясаганнар. Чыбык кәтүккә чорнап та тарттырылган. Янчеп юкарту өчен бөлсә кулланылган. Бизәк өслегенә юка чыбыклардан челтәр бөгеп төрле сурәтләр төшерелгән. Җепкырның барлык элементларын бизәкнең нигезенә беркетә барганнар, аннары шомартканнар һәм ялтыратканнар. Кургаш коеп беркетү ут өрдерү көпшәсе ярдәмендә башкарылган. Әгәр дә челтәр бизәк металл нигезендә әзерләнсә, аның өслегенә сурәт төшерелгән һәм ул шунда ук беркетеп тә куелган.

Татар җепкыр сәнгате

Филигрань бизәкләр. Алтын Урда, Хорезм (?). XIV гасыр

Алтын, эретеп ябыштыру, филигрань, бөртекләү. Мәрҗани фонды

Җепкырдан бизәнү әйберләре ясау белән иң оста зәргәрләр (җепкырчылар, челтәр төзүчеләр) шөгыльләнгән. Җепкыр җитештерүче үзәкләр Казанда, шулай ук хәзерге Арча, Саба, Мамадыш, Лаеш һ.б. районнардагы авылларда урнашкан. Алардан чыккан кайбер осталар Идел–Урал буйларының башка төбәкләренә китеп тә эшләгәннәр.

Татар җепкыры технологиясендәге һәм бизәкләрендәге традицияләр урта гасырларда Европада үзенчәлекле җепкыр сәнгатен тудырган Идел буе болгарлары бизәмәләренә (чигә асылмалары, муенсалар, Коръән савытлары һ.б.) барып тоташа. Беркетелгән җепкыр алымын үстергән Шәрекъ осталарыннан аермалы буларак, болгар, соңрак татар зәргәрләре төрле асылташлар белән бизәлгән челтәрле җепкыр сәнгатен чын осталарча үзләштергәннәр. Алтын Урда чорында, башлыча, аксөякләр өчен эшләнгән нәфис, зиннәтле алтын һәм көмеш әйберләрне бизәүче беркетелгән җепкыр сәнгате камилләшә (Мономах бүреге, Коръән савытлары, беләзекләр, алкалар, йөзекләр). Бөртекләү техникасы актив кулланылган болгар җепкыры белән чагыштырганда Алтын Урда чоры бизәнү әйберләрендә бөртекләү икенчел дәрәҗәдәге роль уйнаган. Казан ханлыгы чорының челтәрле һәм беркетелгән җепкыр алтын эшләнмәләре (берничә бил каптырмасы, татар морзалары костюмнарының декоратив төймәләре, уникаль Коръән тартмачыклары) асылташлар белән кырланган. Алар чыбыклардан үрү ысулы белән бөтеркә бизәк ясап, бөртекләү техникасы белән төгәлләнүләре, өслеккә бизәккә ныклык бирүче 4–5 кырлы параллелепипедка охшаган миниатюр борыслар беркетелеп эшләнүләре белән аерылып тора.

XVIII йөзнең 2 нче яртысында – XIX йөз уртасында татар җепкыр сәнгатендә югары сыйфатлы һәм үзенчәлекле стильдә башкарылуы белән аерылып торган классик әсәрләр иҗат ителә. Әлеге чор өчен бөтерелгән җеп белән башкарылган югары тыгызлыктагы, еш кына бөртекләү белән тулыландырылган челтәрле бизәкләр, бөтеркә бизәкләр рәвешендә кабатланып килгән, бөгелгән, бер яки ике рәтле чыбыклардан төзелгән катлаулы җепкыр технологиясе, бизәкләрне ябыштырудагы гадәттән тыш чисталык һәм асылташлар белән зиннәтләп кырлау хас. Күпертмә җепкыр сәнгате чәчәк аткан чор XVIII йөзнең 2 нче яртысына туры килә.

XIX йөзнең 2 нче яртысындагы җепкыр бизәкләр бөтеркәләрнең зурлыгы һәм сирәкләндерелүе белән аерылып тора. Җепкыр ысулы белән эшләнгән татар бизәмәләре күпләп җитештерелә башлый һәм Казан татарлары арасында гына түгел, бәлки татар-мишәрләр, Әстерхан, Себер, Касыйм татарлары, башкорт, казакъ һәм үзбәкләр арасында да тарала башлый (чулпылар, алкалар, бил каптырмалары). XX йөз башында татар җепкыры традицияләре әкренләп сүрелә бара. Затлы формалы һәм эшләнешле җепкыр әйберләре урынын фабрикаларда җитештерелгән арзан һәм модалы продукция ала.

1920 еллар ахырында кулаклар сыйныфына кертелгән зәргәрләр үзләренең һөнәрләрен туктатырга мәҗбүр булалар. 1940 елларның 2 нче яртысыннан соң аерым халык осталары Казан арты авылларында һәм Татарстанның көнчыгыш районнарында, җепкырны гади бизәлешле әйберләрдә файдаланып, хезмәтләрен дәвам иттерәләр (Саба районыннан Х.Ганиев, Җ.Хисамиев, Арча районыннан К.Шәмсетдинов, Ф.Җәмилова, Әлмәт районыннан С.Дәүләтшин һәм Йосыповлар гаиләсе, Оренбург өлкәсеннән Р.Доңгыр һ.б.). 1960 еллар уртасыннан җепкыр традицияләре татар милли бизәкләренә стильләштерелгән төрле бизәнү әйберләре, Коръән тартмачыклары һ.б. иҗат иткән профессиональ һәм үзешчән рәссамнар Е.Бакакин, И.Васильева, В.Ковалевский, С.Ковалевская-Шәкүрова, Р.Мөхәммәтшин, Т.Соловьёва, И.Фазылҗанов, Л.Хисамиева иҗатларында яңара.

Татар зәркәнчеләренең җепкырдан ясалган иҗат үрнәкләре Мәскәү Кремленең Кораллар палатасында, Дәүләт тарих музеенда, Мәскәүнең Халык иҗаты һәм гамәли-бизәлеш сәнгате музеенда, Россия этнография музеенда, Дәүләт Эрмитажында (Санкт-Петербург), Татарстан Республикасы, Касыйм, Әстерхан, Тобол, Төмән шәһәрләре музейларында сакланалар.

С.В.Ковалевская-Шакурова. Колье «Алтынчәч»

Көмеш, самоцветлар. Бизәкле филигрань. Татарстан Республикасы сынлы сәнгать дәүләт музее

Әдәбият

Воробьёв Н.И., Бусыгин Е.П. Художественные промыслы Татарии в прошлом и настоящем. К., 1957;

Валеев Ф.Х. Народное декоративное искусство Татарстана. К., 1984;

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Ювелирное искусство // Декоративно-прикладное искусство казанских татар. М., 1990;

шул ук. Декоративное искусство Татарстана (1920 - начало 1990 г.). К., 1995;

шул ук. Татарская филигрань в контексте генезиса и развития ювелирного искусства // Из истории татарского народного искусства. К., 1995.                  

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова