Биографиясе

1887 елның 21 мае, Уфа губернасы, Благовещенский заводы — 1974 елның 18 ноябре, Киев.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1910), шунда ук В.П.Энгельгардт исемендәге обсерваториядә эшли, профессор (1926 елдан), директор (1927 елдан).

1937 елдан Урал университетында (Свердловск шәһәре): астрономия кафедрасы мөдире (1937–1945), физика-математика факультеты деканы (1939–1943).

1945–1951 елларда Киев университетында.

1951–1967 елларда Украина ССР ФАнең Баш астрономия обсерваториясендә (Киев), директор (1952–1959).

Хезмәтләре Айның фигурасы һәм әйләнешенә, теоретик астрономиягә һәм астрономик приборлар төзелеше мәсьәләләренә карый. Ай радиусының киңлектәге оптик либрациягә бәйлелеген (Яковкин эффекты) ачыклый.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Айдагы бер кратерга Яковкин исеме бирелә.

Хезмәтләре     

Вращение и фигура Луны // Изв. астрон. обсерватории им. В.П.Энгельгардта. 1939. № 21; 1945. № 23; 

Движение, вращение и фигура Луны // Луна. М., 1960; 

Формулы и эфемериды для полевых наблюдений на Луне. Киев, 1964 (автордаш).

Әдәбият      

Осипов А.К. Авенир Александрович Яковкин (1887–1974) // Вестн. Киев. университета. Сер. Астрономия. 1976. № 18.