Мамадыш өязенең 19 волосте җирлегендә оештырыла. Үзәге — Мамадыш шәһәре. Мәйданы — 4838 км2. Халкы 170669 кеше, шул исәптән татарлар — 68,5%, руслар — 26,1%, удмуртлар — 4,4% (1926). Шәһәрдә яшәүчеләр — 6197, авылда яшәүчеләр — 164472 кеше. Бер км2 га уртача 35,3, авыл җирләрендә 34 кеше туры килә.

Мамадыш кантоны 12 волостьтан (Әбде, Вахит, Кукмара, Мамадыш, Мамалай, Омар, Саба, Сәрдек, Тәкәнеш, Үсәли (Өчиле), Шәмәрдән, Яңгул) тора.

196 мәктәп эшли.

Мамадыш кантонында металл һәм агач эшкәртү, киез-тула басу, җитен эрләү, азык-төлек һәм химия предприятиеләре була. Һөнәри кәсепчелек өлкәсендә эшләүчеләр саны 3,3 мең кешедән арта (1926). 38647 крәстиян хуҗалыгы (1928), 24 авыл хуҗалыгы кооперативы (1925) теркәлгән. 1928 елда сөрү җирләре мәйданы 273276 га, шул исәптән арыш — 88110, солы — 56379, карабодай — 11171, борай — 3922, бодай — 2219, тары — 894, бәрәңге — 1704, техник культуралар — 5131 га. 270669 баш терлек, шул исәптән 53872 мөгезле эре терлек, 31546 ат, 173475 сарык була.

ТАССРны районлаштыру барышында Мамадыш кантоны Кукмара, Мамадыш, Саба, Тәкәнеш районнарына бүленә.

Әдәбият          

Статистический справочник по промышленности ТАССР. К., 1924;

Статистический справочник по сельскому хозяйству. К., 1925;

Всесоюзная перепись населения 1926 года. М., 1928. Т. 3, 9;

Статистический ежегодник по Татарской Социалистической Советской Республике: В 5 вып. К., 1928–29;

Всесоюзная школьная перепись 15 декабря 1927 года. М., 1930. Т. 1.

Автор — И.Р.Вәлиуллин