Эчтәлек

Авылга XVIII йөз ахырында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Шишоры, Богашевская Пустошь буларак билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук киез басу, тимерчелек кәсепчелеге тарала, юлаучылар йорты тота.

XX йөз башында авылда мәчет, тимерче алачыгы, 3 юлаучылар йорты, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1196,1 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Мәмсә волостенда, 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Юл, 1956 елның 18 июленнән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән Арча районында.

Хәзер Яңа Кенәр авыл җирлеге составына керә.

1930 еллар башында авылда “Шурабаш” колхозы оештырыла, 1950 елда “Большевик” колхозы составына керә, 1956 елда XXII партсъезд исемендәге колхоз составында аерылып чыга, 1959 елда берләштерелгән К.Маркс исемендәге колхоз составына керә, 1995 елдан “Таң” күмәк предприятиесе, 2015 елдан “Мәрҗани” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2017 елдан “Закирҗанов” крәстиян-фермер хуҗалыгы составында. Халкы күбесенчә “Закирҗанов” крәстиян-фермер хуҗалыгында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда тулы булмаган урта мәктәп (1950 елларга кадәр – элеккеге таза тормышлы крәстиян йортында, 1953 елда яңа бинада урнаша; 1987 елда яңа бина төзелә), балалар бакчасы (1979 елдан), мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет бар.

Мәдәният йорты каршында “Шишор” мари халык фольклор ансамбле (1956 елдан, 1991 елдан халык ансамбле, җитәкчесе – О.И.Антипова) эшли.

Фотограф Шакиров Р.Н. «Шишор» мари фольклор ансамбле. 2016

Татарстанның Арча районы Шурабаш авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. «Шишор» мари фольклор ансамбле. 2016

Татарстанның Арча районы Шурабаш авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Халык саны

1859 елда – 335,
1897 елда – 551,
1908 елда – 629,
1920 елда – 689,
1926 елда – 462,
1938 елда – 462,
1949 елда – 325,
1958 елда – 242,
1970 елда – 504,
1979 елда – 452,
1989 елда – 408,
2002 елда – 398,
2010 елда – 448,
2015 елда – 446 кеше (татарлар – 52%, марилар – 31%).