Эчтәлек

Авылга XVIII йөз ахырында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Ташлынур Пүчинкәсе буларак билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук чыпта сугу, такта яру кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында мәчет, су тегермәне, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 951,9 дисәтинә тәшкил итә.

1893 елда мәчет һәм ир балалар өчен мәктәп ачыла.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Мәмсә волостенда, 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Юл, 1956 елның 18 июленнән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән Арча районында.

Хәзер Яңа Кенәр авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Большевик” колхозы оештырыла, 1959 елда К.Маркс исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1995 елдан “Таң” күмәк предприятиесе, 2015 елдан “Мәрҗани” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә һәм крәстиян-фермер хуҗалыгында эшли, кырчылык, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

1928 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1929 елда – бишьеллык, 1936 елда – җидееллык, 1960 елда – сигезьеллык, 1987 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә, 2014 елда ябыла.

Авылда мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Мәдәният йорты каршында “Чордашлар” халык фольклор коллективы (2009 елдан, 2017 елдан халык коллективы, җитәкчесе – К.М.Хөсәенова) эшли.

Халык саны

1859 елда – 415,
1897 елда – 590,
1908 елда – 681,
1920 елда – 642,
1926 елда – 589,
1938 елда – 636,
1949 елда – 500,
1958 елда – 515,
1970 елда – 523,
1979 елда – 432,
1989 елда – 309,
2002 елда – 293,
2010 елда – 257,
2015 елда – 264 кеше (татарлар).