Эчтәлек

Революциягә кадәрге чыганакларда Кырлай, Кара Көек исемнәре белән дә билгеле.

Авылга XVI йөздә нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, йөк ташу һәм Казан халкына су китерү.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет, 1908 елда вак-төякләр кибете була.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 633,8 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кармыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Үрнәк авыл җирлеге составында.

1930 елда авылда “Алга Көек” колхозы оештырыла, 1952 елда Тукай исемендәге колхоз итеп, 1960 елда “Известия” колхозы итеп үзгәртелә. 1993 елдан “Төрнәле” күмәк предприятиесе, 2017 елдан “Лотфуллин” авыл хуҗалыгы предприятиесе. Халкы кырлыкчылык белән шөгыльләнә.

Халык саны

1782 елда – 41 ир заты;
1859 елда – 364,
1897 елда – 285,
1908 елда – 325,
1920 елда – 359,
1926 елда – 320,
1938 елда – 434,
1949 елда – 305,
1958 елда – 245,
1970 елда – 181,
1979 елда – 215,
1989 елда – 141,
2002 елда – 150,
2010 елда – 144,
2015 елда – 156 кеше (татарлар).