Тарихы

XIX йөз ахырында Агарёвка авылыннан (хәзер Удмурт Республикасының Кече Пурга авылы) күченүчеләр тарафыннан нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Починок Серделинский исеме белән дә билгеле.

XX йөз башында авылда мәктәп, клуб була.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан, 1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Сарсак-Умга волостенда. 1921 елның гыйнварыннан –ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан – Алабуга кантонында.

1927 елның 14 февраленнән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Сарсак-Умга авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Привет” колхозы оештырыла. 1971 елдан “Победа” колхозы составында.

Хәзерге вакытта Сәрдәле территориясендә “Сарсак-Умга” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшли.

Халык саны

1887 елда – 97,
1905 елда – 142,
1920 елда – 163,
1926 елда – 187,
1938 елда – 195,
1958 елда – 81,
1970 елда – 65,
1989 елда – 20,
2002 елда – 12,
2010 елда – 9,
2015 елда – 6 кеше (руслар).