Биографиясе

1849 елның 17 ноябре, Казан – 1903 елның 14 ноябре, Варшава.

А.М.Зайцев шәкерте.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1874), шунда ук эшли. 1875 елда Петербург университетына А.М.Бутлеров һәм Н.А.Меншуткин лабораторияләренә җибәрелә.

1882 елдан Ново Александрийск авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институты (хәзерге Пулавы шәһәре, Польша Республикасы), 1886 елдан Варшава университеты һәм Варшава политехник институты профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Казан химия фәнни мәктәбе вәкиле буларак, Вагнер үзенең хезмәтләрендә Бутлеров карашларын дәвам итә, А.М.Зайцев белән берлектә икенчел һәм өченчел спирт алу реакциясен ача (кара: Зайцев-Вагнер реакциясе) һәм берничә төр спиртны синтезлый.

А.Н.Попов тәгъбирләгән кетоннарның оксидлашуы кагыйдәсенә төгәллек кертә. Чиксез углеводородларны калий перманганатының сыек эремәсе белән оксидлаштыру ысулын (Вагнерча оксидлаштыру) – кабат бәйләнешле кушылмалар төзелешен өйрәнүнең бер әһәмиятле алымын эшли (кара: Вагнер реакциясе). Аны терпеннарны тикшерүдә кулланып, бу класс кушылмаларының тулы булмаган бәйләнешле икәнен дәлилли; лимонен, карвон, безнең илдәге нарат скипидарларының төп компоненты булган альфа-пинен һ.б. ның төзелешен исбатлый.

Камфенлы яңадан төркемләнүнең беренче төрен борнеолның камфенга һәм кирегә күчү мисалында ача (кара: Вагнер-Меервейнның яңадан төркемләнү ысулы).

Хезмәтләре

К строению терпенов и им родственных соединений // журнал Русского физико-химического общества. Часть химия. 1894. Т. 26.

К истории реакции окисления непредельных соединений // журнал Русского физмко-химического общества. Часть химия. 1895. Т. 27.

О камфениловой кислоте и её производных // журнал Русского физмко-химического общества. Часть химия. 1897. Т. 29 (автордаш).

Әдәбият

Арбузов А.Е. Казанская школа химиков. Казань, 1970.