Кайвакыт аның составында селен (5,2% ка кадәр), теллур, мышьяк катышмалары, балчыклы һәм органик матдәләр була.

Кристаллик агрегатлар, тоташ, сирәк кенә җирсыман массалар, куныклар һәм башкалар хасил итә. Катылыгы 1–2. Уалучан. Яхшы изолятор. Вулканнар атылып чыгу, сульфидларның ашалуы һәм гипслы токымнарның яңадан торгызылуы вакытында барлыкка килә.

Татарстан территориясендә XVII йөздән Идел елгасының уңъяк ярында Сөйке авылы (Кама Тамагы районы) тирәсендә чыгарыла. 1890 еллар ахырында 134 т дан артык алына. 1917 һәм 1930 елларда Пермь чоры битуминоз доломитларында күкертнең сибелмәләр һәм зур булмаган оялар рәвешендә вак ятмалары табыла.

Күкерт күкертле водород рәвешендә ирекле һәм иярчен газларда, битум, нефтьтә бар. Ел саен Түбән Кама нефть эшкәртү заводында углеводородтан гранулалар рәвешендә 30 мең т дан артык күкерт алына. Күкерт чыганагы булып техноген калдыклар хезмәт итә, ел саен атмосферага стационар чыганаклардан 30–40 мең т SO2 чыгарыла.

Күкерт химия, кәгазь, резина, төзелеш сәнәгатендә, медицинада, авыл хуҗалыгында һәм башка тармакларда кулланыла.