Биографиясе

1910 елның 11 августы, Ярославль губернасы, Нерехта өязе Арменко авылы – 1965 елның 14 мае, Казан.

1931 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый, Л.Я.Карпов исемендәге Физика-химия институтында (Мәскәү) эшли.

1932–1941 елларда Казан университеты каршындагы Химия фәнни-тикшеренү институтында, 1934 елдан Казан химия-технология институтында.

1946 елдан СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Химия институтында, директор урынбасары (1963 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре металларны электр белән утырымга төшерү һәм эретүгә карый.

Турыдан-туры электр химиясе реакциясе зонасында катод тирәлегендәге әчелекне билгеләү өчен, металларны утырымга төшерү вакытында катод электродының ролен тикшерү нәтиҗәләренә нигезләп, металл-водородлы электродлар ысулын эшли.

Цинкат эремәләре белән цинклау, корыч детальләрне электр ярдәмендә шомарту, рельсларны анодлы-механик кистерү ысулларын эшли һәм җитештерүгә кертә.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Технологические материалы по электрохимической обработке металлов. Казань, 1952. Ч. 2;

Контроль кислотности никелировочных ванн. М., 1953.