Биографиясе

1871 елның 20 феврале, Самара губ – ?.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1895 ел), шунда ук эшли, тире һәм венерик авырулар кафедрасында гистология курсы приват-доценты. Бер үк вакытта Александров хастаханәсе табибе.

1911 елдан Харьков университетында тире һәм сифилитик авырулар турындагы системалы һәм клиника тәгълиматы кафедрасында эшли.

1912 елдан Дерматовенерологлар җәмгыяте әгъзасы.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре туберкулёзның тире туберкулёзы белән үзара бәйләнешен өйрәнү мәсьәләләренә, гомуми гонококк йогышлы авыру вакытында паренхиматоз органнар үзгәрешен өйрәнүгә, биология һәм медицинада радийны файдалануга багышланган.

Әдәбият

Харьковский государственный университет за 150 лет. Харьков, 1955;

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. Казань, 2002. Т. 1