Ф.Г.Галимуллин татар теле, ана теле турында

Татар телендә

Биографиясе

1941 елның 21 мартында Кукмара районы Арпаяз авылында туган.

Казан педагогика институтын тәмамлый (1974). 1957–1960 елларда Арпаяз авыл клубы мөдире, 1960–1962 елларда Кукмара районы мәдәният сарае каршындагы татар театры җитәкчесе, 1965–1967 елларда КПССның Кукмара райкомы инструкторы, 1967–1974 елларда ТАССР Министрлар советы каршындагы Телевидение һәм радио комитеты дикторы.

1974 елдан Казан педагогика университетында: татар әдәбияты кафедрасы укытучысы, тарих-филология факультеты деканы (1986–1991), татар әдәбияты кафедрасы мөдире (1995–2000, 2005 елдан). Бер үк вакытта 1975 елдан республика радиосында «Тел күрке – сүз» тапшыруын алып бара.

1999–2005 елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (1999–-2009).

Профессор Фоат Галимуллин иҗатка килүе турында. 2020

Татар телендә. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Ф.Г.Галимуллин татар радиосында эшли башлавы турында

Татар телендә

Ф.Г.Галимуллин сәнгать һәм фәнгә килүе турында

Татар телендә

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре ХХ йөз татар әдәбияты үсешенең закончалыкларына, 1920–1930 еллар татар әдәбиятын өйрәнүдә эстетик һәм социологик категорияләрнең үзара мөнәсәбәтләренә, татар әдәбиятын урта һәм югары мәктәптә укыту методикасына карый.

Урта мәктәп өчен мәктәптә сәнгатьле уку теориясе һәм практикасына багышланган хезмәтләр, татар әдәбияты дәреслекләре авторы.

Профессор Фоат Галимуллин радиода эшләве турында. 2020

Татар телендә. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Ф.Г.Галимуллин Татар энциклопедиясе төзелү турында

Татар телендә

Хезмәтләре

Инешләр Иделгә кушыла. Казан, 1985.

Укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү. Казан, 1988.

Эстетика һәм социологизм. Казан, 1998.

Әле без туганчы... 1920–1930 еллар әдәби хәрәкәтенә бер караш. Казан, 2001.

Эзләнү вакыты: XX–XXI гасырлар чигендәге әдәби мохит хакында. Казан, 2005.

Профессор Фоат Галимуллин туган тел турында. 2020

Татар телендә. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Ф.Г.Галимуллин татар милләтенең киләчәге турында

Татар телендә

Әдәбият

Хатипов Ф. Ипле галим, төпле тәнкыйтьче // Казан утлары. 2001, № 3.

 Сибат Р. Еллар сыйган мизгелләр // Көлдән күтәрелгән гөлләр. Казан, 2002.

Профессор Фоат Галимуллин Татар энциклопедиясе турында. 2020

Татар телендә. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты