Тарихы

Авылга 1646 елда нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Кыят исеме белән дә билгеле.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек, тимерчелек белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында чиркәү-приход мәктәбе (1888 ел), 3 җил тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 922 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Колунец волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш, 1957 елның 30 октябреннән Буа районында.

Хәзер Яшевка авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1932 елда авылда «Теште» колхозы оештырыла, 1957 елда Кыят спиртсовхозкомбинаты (1967 елдан В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе Бөтенроссия бүлекчәсенең «Кыят» тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы) составына керә, 1994 елдан «Кыят» ачык акционерлык җәмгыяте.

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә

Мәдәният

Авыл янында археология истәлекләре: Красное Поле I, II, авыллыклары табыла (Имәнкискә культурасы).

Халык саны

1782 елда – 38 ир заты;
1859 елда – 425,
1897 елда – 696,
1908 елда – 863,
1920 елда – 831,
1926 елда – 681,
1938 елда – 107,
1958 елда – 70,
1970 елда – 166,
1979 елда – 107,
1989 елда – 47,
2002 елда – 20,
2010 елда – 1,
2015 елда – 2 кеше (мордвалар).