Эчтәлек

1940 елның 25 августы (башка чыганакларда 1936), Владивосток шәһәре —1988 елның 23 июне, Казан.

1956 елда Ленинград хореография училищесен (педагогы — О.Г.Иордан) тәмамлый.

1956–1976 елларда Татар опера һәм балет театры солисты, бер үк вакытта шунда ук балалар балет студиясе педагогы (1961–1964) һәм балет труппасы педагогы-репетиторы (1968–1976).

Хореографик партияләре арасында — Жизель (шул исемдәге әсәр, А.Адан), Одетта-Одиллия («Аккош күле», П.Чайковский), Маша («Щелкунчик», П.Чайковский), Никия («Баядерка», Л.Минкус), Асель (шул исемдәге әсәр, В.Власов), Мехмене Бану («Сөю турында легенда», А.Меликов), Зарема («Бакчасарай фонтаны», Б.Асафьев), Сөембикә («Шүрәле», Ф.Яруллин), Гаймә («Алтын тарак», Ә.Бакиров) һ.б.

Көчле актёрлык сәләтенә ия, бертигез дәрәҗәдә классик һәм характерлы бию техникасы остасы булуы белән аерылып тора.

Әдәбият

Народные артисты. К., 1980.

Автор – В.Н.Горшков