Биографиясе

1872 ел, Вятка губернасы, Сарапул өязе Воткинск заводы поселогы – 1943 ел, Казан шәһәре.

Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлаганнан соң (1892 ел), рус-татар училищеләрендә эшли: Сембер губернасының Кормыш өязе Яңа Мөчәли авылында, 1893 елдан Вятка губернасының Сарапул өязе Әгерҗе авылында, 1903 елдан Вятка губернасының Малмыж шәһәрендә, 1908 елдан Чистайда.

Малмыж һәм Чистайда Рәхмәтуллин башлангычы белән рус-татар училищеләре биналары төзелә, алар хәзер дә файдаланылалар.

1918 елдан ТАССР һәм Казан губернасы мәгариф органнарында.

1921–1925 елларда Казан татар педагогика техникумында директор.

Милли педагогик кадрлар әзерләүнең совет системасын булдыруда мөһим роль уйный.

Әдәбият

Герои Труда Татарии. 1920–1938 гг.: Док. очерки. Казань, 1974.