- РУС
- ТАТ
Бозауларда һәм дуңгыз балаларында диареяларны булдырмау өчен махсус препаратлар.
Колибактериоз (эшерихиоз) авыруларыннан яшь терлекләрнең 20 дән 90 % ка кадәре үләргә мөмкин. 1970 елларда Казан ветеринария институтында В.М.Ибраһимов, Х.М.Хәкимова, Х.Х.Абдуллин тарафыннан уйлап табылган Колибактериозга каршы вакцина ТАССРда һәм СССРда 1976–1977 елларга кадәр кулланыла. Яңа туган терлекләрдә йогышлы диареяны, нигездә, рото-, короно- һәм герпес-вируслар, шулай ук коли эшерихиясының адгезив антигеннар синтезлаучы энтеропатоген серотиплары (К99, А20) китереп чыгару сәбәпле, Бөтенсоюз ветеринария фәнни-тикшеренү институтының Х.З.Гаффаров җитәкчелегендәге эпизоотология лабораториясе хезмәткәрләре яңа ассоциатив вакцина уйлап табалар. Бозаулауга кадәр 30 һәм 15 көн алдан бу вакцинаны ике тапкыр 10 мл дозада сыерга тире астына кертү бозауларның 95–97 % ын саклап кала ала. Бер үк вакытта шул ук авторлар яңа туган дуңгыз балаларында була торган рото- һәм короновируслы һәм эшерихиозлы (К88, 987 Р, К99) диареяга каршы да ассоциатив вакцина тәкъдим итәләр. Ана дуңгызга балалауга 12–15 көн кала 5 һәм 10 мл доза белән бу вакцинаны ике тапкыр кертү 91,0–96,6 % яшь терлекне сакларга мөмкинлек бирә.
1994 елдан ассоциатив вакциналар Татарстанда, Башкортстанда, Мари, Чуаш республикаларында, Ленинград һәм Түбән Новгород өлкәләрендә кулланыла.
Автор – Х.З.Гаффаров
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.