Тарихы

Авыл 1764 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Аблаева исеме белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре һәм асаба башкортлар катлавына керә. Халкы игенчелек, терлекчелек, он тарту белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда 2 мәчет (берсе 1939 елга кадәр эшли), 2 мәктәп, 5 су тегермәне эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1551 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Азнакай волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 20 октябреннән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Туйкә авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Сталин исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – Ш.Л.Латыйфуллин). 1951 елда аның составына Фрунзе исемендәге колхоз (Камышлы Күл поселогы) керә. 1961 елда «Ленин юлы» итеп үзгәртелә. 1969 елда аның составына Балтач, Туйкә, Карамалы Елга авыллары, Камышлы Күл поселогы керә.

1990 елда «Ленин юлы» колхозы бүленгәч, авыл «Туйкә» колхозы составына керә. 1998 елдан «Туйкә» авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү кооперативы, 2001 елда «Мөхәммәдъяров һәм К°» ышанычлылык ширкәте (Уразай авылы) составына керә.

Халкы күбесенчә «Чалтаймас» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2007 елга кадәр авылда – урта, 2007–2010 елларда башлангыч мәктәп (бина 1980 елда төзелә) эшли.

Авылда мәдәният йорты (1980 елда төзелә), балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә бар. 2006 елдан мәчет эшли башлый.

Халык саны

1795 елда – 220 кеше,
1822 елда – 133 ир заты;
1859 елда – 477,
1889 елда – 825,
1897 елда – 813,
1910 елда – 919,
1920 елда – 986,
1926 елда – 929,
1938 елда – 813,
1949 елда – 340,
1958 елда – 462,
1970 елда – 514,
1979 елда – 384,
1989 елда – 331,
2002 елда – 418,
2010 елда – 430,
2015 елда – 466 кеше (татарлар).