Авылга 1923 елда Тайсуган авылы кешеләре нигез сала.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән − ТАССРның Бөгелмә кантоны Микулин, 1924 елдан ТАССРның Бөгелмә кантоны Габдрахман волосте составында, 1930 елның 10 августыннан Әлмәт районында.

Хәзер Югары Мактама авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда К.Маркс исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – Г.Хәбиров).

Халык саны

1926 елда – 61,
1938 елда – 141,
1949 елда – 158,
1958 елда – 141,
1979 елда – 22,
1989 елда – 5,
2002 елда – 2,
2010 елда – 12,
2015 елда – 9 кеше (татарлар).