Гомуми мәгълүмат

Киров өлкәсенең көньяк өлешендә урнашкан. Мәйданы – 2196,38 кв.км. Үзәге – Малмыж шәһәре (Киров шәһәреннән 294 км читтә).

Халкы – 28070 кеше (2012 ел), шул исәптән татарлар – 9851 кеше (2016 ел).

Районда 13 татар һәм 8 катнаш торак пункты бар. Иң зур татар авыллары: Иске Йөрек (2016 елда – 760 кеше), Татар Югары Гоньбасы (726), Яңа Смәел (715), Аджим (367), Арык (217), Яңа Йөрек (2003 елда – 495), Таң (493). Татарларның күбесе район үзәгендә яши.

Район территориясендә татарлар

Район территориясендә татарлар Казан ханлыгы чорыннан билгеле. Аларның район территориясенә күпләп күченүләре Казан ханлыгы җимерелгәннән соң башлана.

Соңгы күченүләре 1930 еллардагы күмәкләштерү һәм сәяси репрессияләр, шулай ук сугыштан соңгы чорда районда урман сәнәгате предприятиеләренең үсеше белән бәйле.

Татар җәмгыяте тормышы

Озак вакыт татарлар игенчелек һәм терлекчелек, киез-киез итек басу, бау ишү, тимерчелек, балта эше, мич чыгару һәм башка кәсепләр белән шөгыльләнә.

XIX йөзнең икенче яртысында – XX йөз башында татарлар Малмыж өязендәге кәгазь һәм «китайка» тукымасы җитештерүче фабрикаларга, җитештерү кимегәндә – Казан, Пермь, Себер шәһәрләре предприятиеләренә эшкә ялланалар.

XIX йөз ахырында – XX йөз башында Иске Йөрек авылында яшәүче 1 нче гильдия сәүдәгәр, меценат Г.Хәмидуллинның иганә акчасына шушы авылда мәчет төзелә, шулай ук ул Яңа Смәел һәм Татар Югары Гоньбасы авылларныда да мәчетләр (совет чорында да эшлиләр) төзергә акча бүлеп бирә. Алар каршында мәдрәсә эшли.

1893 елда Малмыжда татар мәктәбе ачыла. 1896 елда йорт хуҗалары Мозаффаров һәм Хәмидуллин мәктәп өчен 2 катлы бина тапшыралар, 1905 елда Этапно-Сибирская урамында яңа мәктәп бинасы төзелә, 1926 елдан –җидееллык мәктәп.

1902 елда Яңа Смәел, 1912 елда Татар Югары Гоньбасы авылларында мәдрәсә, 1915 елда Иске Йөрек авылында – ир балалар өчен, 1916 елда кыз балалар өчен мәктәп ачыла.

1918 елда Халык мәгарифе өяз бүлегенең татар секциясе карары белән Малмыж шәһәрендә татар укытучылар мәктәбе ачыла (1919/1920 уку елында – 42 укучы), 1921 елда аның нигезендә татарлар өчен педагогика техникумы, 1922/1923 уку елында милли азчылык өчен педагогика техникумы ачыла, 1929 елда Яранск шәһәренә күчерелә.

1920 еллар башында Иске Йөрек, Татар Югары Гоньбасы һәм Яңа Смәел авылларында татар мәктәпләре ачыла, 1960–1986 елларда алар рус мәктәбе итеп үзгәртелә.

Совет чорында районда «Авыл тормышы», 1990 елдан «Дуслык» газетасы нәшер ителә. 1991 елда Татар милли мәдәнияте үзәге оештырыла.

Хәзерге вакытта «Киров өлкәсе татарларының төбәк мили-мәдәни автономиясе» (2011 елда булдырыла) составында Малмыж районы татарларының милли-мәдәни автономиясе эшли. «Нократ моннары» 5 төбәкара фестиваль-конкурсы; Малмыж районы башлыгы бүләгенә 5 төбәкара ат ярышы; «Авыл кызы» 2 төбәкара конкурсы уздырыла. «Мирас» татар җыры ансамбле эшли.

Татар мәдәнияте үзәкләре авыл китапханәсе һәм Иске Йөрек авылы мәдәният йорты каршында, шулай ук Яңа Смәел һәм Татар Югары Гоньбасы авыллары мәдәният йортлары каршында эшли.

2015/2016 уку елы мәгълүматларына караганда, районның бер мәктәбендә (Иске Йөрек авылы) укыту татар телендә алып барыла, өчесендә (Яңа Смәел, Иске Йөрек, Татар Югары Гоньбасы) ул предмет буларак өйрәнелә. «Кояшкай» балалар бакчасында (Иске Йөрек авылы) тәрбия-укыту процессы татар телендә алып барыла, «Алтын ачкыч» балалар бакчасында (Малмыж шәһәре) татар теле түгәрәге эшли, Балалар иҗаты йортында (Малмыж шәһәре) «Татар теле» берләшмәсе эшли. Ел саен «Дуслык» (Татарстан Республикасы) җәйге төбәкара мәктәп лагере эшли.

Күренекле кешеләре

Районда медицина фәннәре докторы, Башкортстан АССРның атказанган фән эшлеклесе Ә.И.Бикбаева (Малмыж шәһәре), авыл хуҗалыгы фәннәре докторы М.М.Мөхәммәдәнов (Татар Югары Гоньбасы авылы), химия фәннәре докторы, ТР ФА академигы, ТАССРның, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе Н.С.Әхмәтов (Малмыж шәһәре), авыр атлет, РФнең атказанган спорт остасы Ф.М.Сәләхиев (Иске Йөрек авылы) туган.

Вице-адмирал, хәрби фәннәр докторы М.Җ.Искәндәров, физика-математика фәннәре докторы Н.С.Гарифҗанов, язучы Э.С.Касыймов тормышы һәм эшчәнлеге район белән бәйле.

Төбәк тарихы музеенда Казан ханлыгы тарихы буенча монография авторы М.Г.Худяковның кулъязмалары саклана.