Биографиясе

1890 ел, Вятка губернасы, Алабуга өязе Тирсә авылы – 1977 елның 26 декабре, Махачкала шәһәре.

Иж-Бубыйдагы кыз балалар мәктәбендә укый (1901–1906). Уфа, Пермь шәһәрләрендә укыта (1907–1914).

Иҗаты

Беренче шигырьләре 1913 елда «Сөембикә» журналында басыла. 1913–1917 еллардагы иҗаты татар хатын-кызының язмышына багышлана, сугышка каршы юнәлдерелгән шигырьләр яза.

1918 елда Казанга күчеп килә. Иҗатының аеруча актив чоры 1918–1925 елларга туры килә. «Кызыл Армия» газетасында, «Безнең юл» журналында басылган күпчелек шигырьләренең тематикасы – азатлык, революция, кызылармиячеләрнең батырлыгы, яңа тормыш төзүче хезмәт кешесе. Беренче «Шигырьләр мәҗмугасы» 1923 елда басылып чыга. Аерым шигырьләре «Көрәш җырлары» (1923) күмәк җыентыгына да керә. «Ана сүзе» сайланма җыентыгы 1959 елда нәшер ителә.

Әдәбият

Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: Биобиблиографик белешмә. Казан, 1986.

Өмет йолдызлары. Казан, 1988.

Татар поэзиясе антологиясе. Казан, 1992. 2 т.

Автор – М.С.Мәһдиев