Биографиясе

1943 елның 2 сентябре, Мәскәү – 2004 елның 7 ноябре, Казан.

Бөтенсоюз кинематография институтын (Мәскәү, 1983) тәмамлый, М.И.Ромм һәм Л.Н.Дербышева классларында укый.

1969–1971, 1973–1979, 1982–1990 елларда – Казан кинохроника студиясендә, 1971–1972 елларда – Казан телевидение студиясендә.

1980–1982 елларда – Үзәк документаль фильмнар студиясендә, «Молдова-фильм», «Беларусь-фильм» киностудияләрендә, 1990–1998 елларда – «Мизгел» киностудиясендә һәм ТР Кинематография дәүләт комитетында.

1998 елдан «Казан» телестудиясендә режиссёр булып эшли.

Иҗаты

50 ләп фильм төшерә, алар арасында «Күк шундый зәңгәр» («Такое синее небо», 1974), «Кара туфраклы булмаган зона. Һава торышына карамастан» («Нечерноземье. Независимо от погоды», 1975; Кара туфраклы булмаган зона турындагы фильмнарның 1 нче конкурсы призы, Ярославль шәһәре), «Түбән Кама шәһәре гербы» («Герб города Нижнекамска», 1976), «Студентлар» («Студенты», 1982, ТР Кинематографистлар берлеге дипломы), «Нефть, табигать, кеше» («Нефть, природа, человек», 1986), «Саклану законы» («Закон сохранения», 1988), «Мин үземне кызгана белмим...» («Себя жалеть я не умею», 1989), «Татарстан. Гасырлар һәм еллар» («Татарстан. Века и годы», 1990), «Бөтендөнья татар конгрессы» («Всемирный конгресс татар», 1992), «Чорлар бәйләнеше» («Связь времён», 1995), «Тере су» («Вода живая», 2000) фильмнары бар.

Ул төшергән фильмнарның геройлары – Чаллы йортлар салу комбинаты башлыгы М.Ш.Бибишев, КамАЗ төзелеше җитәкчесе Е.Н.Батенчук, Социалистик Хезмәт Герое Е.Мосунова. Шулай ук Казан рәссамы А.А.Аникеенок («Саумы, Лёша!» – «Здравствуй, Лёша!», 1987), 1960 еллар язучылары Р.Солнцев, В.Мостафин, шагыйрь Н.Беляев турында («Яшәешнең биек баскычы» – «Вершина бытия», 1989), Казан революционеры Н.Е.Федосеев турында («Булмый калган очрашу» – «Несостоявшаяся встреча», 1988) фильмнар төшерә.

Игнатюк – йөздән артык киножурнал режиссёры: «Киң Иделдә» («На Волге широкой»), «Совет Белоруссиясе» («Советская Белоруссия»), «Устурич», «Ватан», «Татарстан» һ.б. Игнатюкның режиссёрлык осталыгы тасвирлауның югары культуралы, тәэсирле булуы, монтажлауның төгәллеге белән аерылып тора.

Сценарийлар, шигырьләр авторы.

Бүләкләре

Бөтенсоюз кинофестивалендә (Минск, 1985), СССР ВДНХсында узган Бөтенсоюз хроникаль-документаль фильмнар смотр-конкурсында (Мәскәү, 1987) алтын һәм көмеш медальләргә лаек була.

Әсәрләре

Мосты. Сценарий не снятого кино // Казань. 1997. № 5/6.

Круги // Казань. 1999. № 7/8.

Сонеты прошлого и другие стихи // День и ночь. 1999. № 2.

Автор – Е.П.Алексеева