Тарихы

Авылга 1640 – 1650 елларда нигез салына. 1699 елда йомышлы татар Уразмәмәт Төгәлбай һәм аның иптәшләре авылы булып телгә алына.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элеккеге йомышлы татарлар, лашманчылар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1850 елга кадәр мәчетнең беренче мәхәлләсе төзелә, 1863 елда – икенчесе, 2 мәктәп ачыла. 1886 елда беренчесендә 40 ир бала һәм 25 кыз бала, икенчесендә – 30 ир бала һәм 25 кыз бала укый. 1895 елда – беренчесендә 41 ир бала һәм 8 кыз бала, икенчесендә 27 ир бала һәм 5 кыз бала.

XX йөз башында авылда 3 җил тегермәне, 3 вак-төяк кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3964,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Спас өязе Кузнечиха волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1935 елның 10 февраленнән – Кузнечиха, 1960 елның 28 октябреннән – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Кошки авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда колхоз оештырыла, 1957 елда “Правда” колхозы составына керә. 1994 – 1999 елларда – мөстәкыйль “Төгәлбай” совхозы үзәк утары.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2016 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли (Иске Матак урта мәктәбе филиалы; 2006 елга кадәр – тулы булмаган урта мәктәп).

Авылда мәдәният йорты (1974 елдан), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, янгын депосы, мәчет бар (2000 елдан).

Авыл янында археология истәлекләре табыла: Имәнкискә культурасы, монголларга кадәрге чор Болгар торулыгы һәм “Кала-баш” буларак билгеле монголларга кадәрге чор Болгар шәһәрлеге.

Күренекле кешеләре

З.Кыямкари (1870 – 1921) – хаттат, шәҗәрәләр төзүче, шәмаилләр авторы, беренче татар фотографы;

Ф.А.Нуриева (1907 – 1989) – күренекле балет артисты Р.Х.Нуриевның әнисе;

Г.Н.Шаһвәлиев (1919 – 1982) – Советлар Союзы Герое, Ленин ордены, 3 дәрәҗә Дан ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 132 ир заты;
1859 елда – 956,
1897 елда – 1487,
1908 елда – 1684,
1920 елда – 1679,
1926 елда – 826,
1938 елда – 668,
1949 елда – 592,
1958 елда – 618,
1970 елда – 707,
1979 елда – 575,
1989 елда – 311,
2002 елда – 262,
2010 елда – 169,
2015 елда – 219 кеше (татарлар).