Эчтәлек

Казансу елгасының сул як ярында, Казанның урман-парк өлешендә, Совет районында урнашкан.

1942 елда нигез салына, 1962 елга кадәр Ял йорты булып исәпләнә. Табигый дәвалау факторлары: хлорид-натрий эретмәләре, бром (бальнеология максатында) белән баетылган аз сульфидлы ләм балчыгы, сульфат-магний-кальцийлы минераль су, шифалы су (1995 елда бювет ачыла).

Санаторий кан әйләнеше органнарын (шул исәптән миокард инфаркты һәм йөрәккә операциядән соң кискен йөрәк зәгыйфьлеге, сулыш органнарын, урология һәм гинекология, йөрү-хәрәкәтләнү аппараты, ашказаны-эчәк юллары, гепатобилиар система авыруларын дәвалауга корылган.

Дәвалау комплексында коры углекислоталы ванналар, гало- һәм спелеотерапия, ингаляция, барокамералар, шифалы душлар, массаж, гальваник ләм, парафинлы озокерит, мануаль терапия, физиотерапия (аппарат белән), рефлексив, лазерлы, психологик һәм үләннәр белән дәвалау кулланыла. Сәламәтләндерүнең бер өлешен дәвалау физкультурасы, маршрутлар буенча җәяү йөрү алып тора.

2 торак корпусы, дәвалау корпусы, функциональ диагноз кую кабинетлары (электрокардиография, пневмотахометрия, эхокардиография, велоэргометрия, ультратавыш белән тикшеренүләр), мунча, сауна, су белән дәвалау урыны, китапханә, клуб, кино залы, спорт мәйданы, пляж, бассейн бар. Санаторий ел әйләнәсе эшли.

Әдәбият

Татарстан — курорт. К., 1993.

Автор — Л.Г.Макарова