Эчтәлек

Авылга XVII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Төрнәле Пүчинкәсе исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

Авыл җәмәгатенең имана җире 307,9 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кармыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында.1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Үрнәк авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Яңа тормыш” колхозы оештырыла, 1951 елда “Кызыл көч” колхозы итеп үзгәртелә. 1958 елдан – Г.Тукай исемендәге колхоз, 1960 елдан – “Известия” колхозы, 1993 елдан “Төрнәле” колхозы составында. 1996 елдан “Төрнәле” күмәк предприятиесе. 2017 елдан “Лотфуллин” авыл хуҗалыгы предприятиесе. Халкы кырчылык, ит терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда клуб эшли.

Халык саны

1782 елда – 20 ир заты;
1859 елда – 51,
1897 елда – 137,
1908 елда – 106,
1920 елда – 192,
1938 елда – 233,
1949 елда – 238,
1958 елда – 200,
1970 елда – 161,
1979 елда – 108,
1989 елда – 97,
2002 елда – 86,
2010 елда – 74,
2015 елда – 74 кеше (татарлар).