Фотограф Шакиров Р.Н. Татарстанның Арча районы Утар Аты авылы

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Гыйниятов Б.А. Авыл йорты

Татарстанның Арча районы Утар Аты авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

1678 елдан Пустошь на Сенных Покосах буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге рус чыганакларында Сенной Покос, Отар-Аты, Старые Аты исемнәре белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, пыяла ясау кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1832,4 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Олы Мәңгәр волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Утар Аты авыл җирлеге үзәге.

2004 елдан авылда “Байрак” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли, 2009 елдан – “Утар Аты” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2017 елдан – “Байрак” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, сарык һәм дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Авылда тулы булмаган урта мәктәп (1971 елда яңа бина төзелә; 2004 елда фронтовик шагыйрь Әхмәт Исхак музее ачыла), балалар бакчасы (1972 елдан), мәдәният йорты, китапханә, мәчет (2000 елдан) бар.

Фотограф Шакиров Р.Н. Мәчет

Татарстанның Арча районы Утар Аты авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. Мәдәният йорты

Татарстанның Арча районы Утар Аты авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Күренекле кешеләре

Н.Ә.Таҗдарова (1888–1947) – драма актрисасы, ТАССРның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты.

Фотограф Гыйниятов Б.А. Чишмә

Татарстанның Арча районы Утар Аты авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. Чишмә

Татарстанның Арча районы Утар Аты авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Халык саны

1782 елда – 223 ир заты;
1859 елда – 916,
1897 елда – 1094,
1908 елда – 1233,
1920 елда – 1097,
1926 елда – 1054,
1938 елда – 818,
1949 елда – 612,
1958 елда – 484,
1970 елда – 461,
1979 елда – 422,
1989 елда – 363,
2002 елда – 318,
2010 елда – 307,
2015 елда – 313 кеше (татарлар).

Фотограф Гыйниятов Б.А. Татарстанның Арча районы Утар Аты авылы яны

Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Фотограф Гыйниятов Б.А. Татарстанның Арча районы Утар Аты авылы яны

Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы