Авылга Казан ханлыгы чорына кадәр үк нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, урман эше һәм он тарту кәсепчелеге, вак-төякләр белән сәүдә итү тарала.

1895 елгы мәгълүматлар буенча авылда мәдрәсә була.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, мәктәп, су тегермәне, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2004,8 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Олы Мәңгәр волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1938 елның 25 мартыннан – Әтнә, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән Арча районында.

Хәзер Яңа Кишет авыл җирлеге составына керә.

1931 елда “Спартак” колхозы оештырыла, 1954 елда “Кишет” колхозы белән (Яңа Кишет авылы) Ворошилов исемендәге колхозга берләштерелә, 1960 елда Жданов исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1989 елда авыл мөстәкыйль “Маяк” колхозына аерылып чыга. 2001 елдан “Кишет” күмәк предприятиесе, 2017 елдан “Кишет” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

2015 елда авылда Советлар Союзы Герое Г.Б.Сафиуллин һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә музей комплексы ачыла (оештыручысы – “Таттелеком” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Л.Н.Шәфигуллин).

2013 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли. Клуб, китапханә, мәчет бар.

Фотограф Шакиров Р.Н. Г.Б.Сафиуллин истәлегенә музей комплексы

Татарстанның Арча районы Иске Кишет авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Күренекле кешеләре

Г.Б. Сафиуллин (1905–1973) – генераль-лейтенант, Советлар Союзы Герое;

Н.Х.Шакиров (1946) – техник фәннәр кандидаты, “Казан медицина инструментлары заводы” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры (1987 елдан), РФ Дәүләт бүләге лауреаты, ТРның фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт бүләге лауреаты.

Фотограф Шакиров Р.Н. Г.Б.Сафиуллин истәлегенә ачылган музейның мемориалы

Татарстанның Арча районы Иске Кишет авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Халык саны

1782 елда – 172 ир заты;
1859 елда – 980,
1897 елда – 1196,
1908 елда – 1421,
1920 елда – 1215,
1926 елда – 1075,
1938 елда – 707,
1949 елда – 713,
1958 елда – 515,
1970 елда – 556,
1979 елда – 469,
1989 елда – 390,
2002 елда – 438,
2010 елда – 418,
2015 елда – 414 кеше (татарлар).