Географик урыны

Татарстанның Аксубай, Әлки, Лаеш, Нурлат, Балык Бистәсе, Спас һәм Чистай районнары белән чиктәш.

Гомуми мәгълүмат

Район 1930 елның 10 августында оештырыла.

Үзәге – шәһәр тибындагы Алексеевск поселогы.

Мәйданы – 2074 кв.км.

Халкы – 2017 елда 25763 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча руслар – 57,5%, татарлар – 30,9%, чуашлар – 6,5%, мордвалар – 3,6%).

Район 59 торак пунктны берләштерә.

Тарихы

1920 елга кадәр территориясе Казан губернасының Лаеш, Спас һәм Чистай өязенә керә, 1920-1922 елларда – шул ук исемдәге кантоннарда, 1922–1930 елларда ТАССРның Спас һәм Чистай кантоннары составында.

Алексеевск районы оешкан вакытта аның составына 27 авыл советы, 60 торак пункт керә, аларда 34,4 мең кеше яши (руслар – 29189, татарлар – 3627, башка халыклар – 1606). Районның чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә.

1940 елда мәйданы – 1224 кв.км, халкы – 32,4 мең кеше, авыл советлары саны – 27, торак пунктлар – 50.

1960 елда район 1325,1 кв.км мәйданны били, аңа 10 авыл советы һәм 45 торак пункт керә.

ТАССРда административ берәмлекләрне эреләндерү нәтиҗәсендә, 1963 елның 1 февралендә Алексеевск районы таркатыла, биләмәсе Чистай районына кушыла.

1964 елның 4 мартында Куйбышев Һәм Чистай районнарының бер өлешен кертеп, яңадан торгызыла. 1966 елгы мәгълүматларга караганда, Алексеевск районы мәйданы – 2326 кв.км, халкы 45,2 мең кеше тәшкил итә, 1 поселок советы, 19 авыл советы, 89 торак пункт исәпләнә.

1977 елның 29 августында район территориясенең бер өлеше Аксубай районына кушыла.

2017 елда районның мәйданы – 2074,4 кв.км, халкы 26 мең кеше (2002 елгы халык исәбе буенча районда 24,3 мең кеше, шулардан руслар – 57,5%, татарлар – 30,9%, чуашлар – 6,5%, мордвалар – 3,6%) тәшкил итә. Шәһәр халкы – 11615 кеше, авылларда 14413 кеше яши (халыкның уртача урнашу тыгызлыгы 1 кв.км га 12,6 кеше).

Административ-территориаль бүленеш

Район составында Алексеевск шәһәр җирлегенә берләштерелгән 59 торак пункт исәпләнә (шәһәр тибындагы Алексеевск поселогы, Зотеевка, Сабакай авыллары) һәм 19 авыл җирлеге:

  • Биләр (Биләр, Шәмә),
  • Зур Полянка (Зур Полянка, Красный Баран, Александровка авыллары),
  • Зур Тигәнәле (Зур Тигәнәле, Әшнәк, Кызыл Чишмә авыллары),
  • Бутлеровка (Юеш Көрнәле, Балахчино, Бутлеровка, Городок авыллары, Ивановский поселогы),
  • Войкино (Войкино, Базяково, Пановка, Ямкино авыллары),
  • Зирекле (Зирекле, Мараса, Иске Муллино, Гоголиха, Кызыл Уракчы, Приозёрная авыллары),
  • Кыркүл (Кыркүл авылы),
  • Көрнәле (Коры Көрнәле авылы),
  • Лебедино (Лебедино, Яңа Спас, Берёзовая Грива авыллары),
  • Лебяжье (Лебяжье, Сакон авыллары),
  • Левашёво (Левашёво авылы),
  • Майна (Югары Татар Майнасы, Чуаш Майнасы, Горка авыллары, Баганалы урман хуҗалыгы поселогы),
  • Урманасты Шонталысы (Урманасты Шонталысы, АрбузовБаран авыллары),
  • Родники (Родники, Андреевка, Берёзовка, Мордва Болагы, ТигәнБуләк),
  • Ромодан (Ромодан, Масловка авыллары, Савинский поселогы),
  • Сахаровка (Сахаровка, Речной авыллары),
  • Урта Тигәнәле (Урта Тигәнәле, Түбән Тигәнәле авыллары),
  • Кыр Шонталысы (Кыр Шонталысы, Кече Кызылъяр, Зур Кызылъяр авыллары),
  • Ялкын (Ялкын, Гурьевка, Языково, Караваево авыллары).

Рельеф

Алексеевск районы Идел аръягы түбәнлегенең үзәк өлешендә урнашкан. Рельефы – төньяк-көнбатышка һәм төньякка таба авышкан калкулыклы дулкынсыман тигезлек. Өслеге (күпчелек өлешендә күренер-күренмәс) эрозияле-денудацион текә авышлыклар һәм сөзәклекләр белән катлауланган.

Өстенлек итүче биеклекләре 100–140 м. Минималь биеклеге 53 м – Куйбышев сусаклагычының су өсте сызыгы. Иң зур биеклеге районның көньягында, Актай, Кече Чирмешән һәм Шонталы елгаларының субүләрләрендә урнашкан.

Кама яры буйлап төньяк-көнбатышка таба һәм Көрнәле елгасы бассейнында ерым-үзәннәр челтәре киң таралган, упкынлы бүрәнкәләр рәвешендәге карст күренешләре күзәтелә.

Файдалы казылмалар

1962 елда район территориясендәге ташкүмер утырмаларында Биләр һәм Көнбатыш-Хрустальное вак нефть чыганаклары ачыла (2005 елдан үзләштерелә).

«Черемушка» чыганагыннан кирпеч сугуда һәм чирәп җитештерүдә кулланылучы кызыл балчык, торф чыгарыла, юл төзелеше өчен битумлы комташлар һәм известьташлар үзләштерелә.

Су ресурслары

Иң зур елга – Кече Чирмешән, районның көньяк-көнчыгыш өлеше буенча үзенең югары агымында ага (озынлыгы 40 км дан артыграк).

Актай (район чикәрендәге озынлыгы 50 км тирәсе), Көрнәле (озынлыгы 27 км) һәм Шонталы (озынлыгы 37 км) Кама елгасына коялар, елгаларның түбәнге агымнары Куйбышев сусаклагычы астында калып, култыклар барлыкка китерәләр. Кушылдыклары зур түгел, аз сулы, корылык вакытында еш кибәләр.

Климат

Климатына килгәндә, җәе җылы һәм дымлы, кышы уртача салкын һәм чагыштырмача карлы.

Һаваның уртача еллык температурасы 3,7°С чамасы, гыйнварда –12,3°С чамасы (абсолют минимум –48°С), июльдә 19,6°С чамасы (абсолют максимум 38°С). Җылы чор (0°С тан югары тотрыклы температура) 130–140 көн дәвам итә.

Еллык явым-төшем күләме 510 мм, шул исәптән җылы вакытта 340 мм. Тотрыклы кар капламы ноябрьнең икенче декадасы ахырында ята, апрельнең икенче декадасы башында эреп бетә. Уртача биеклеге 40 см.

Ел дәвамында җилләр көньяктан (20,2%) һәм көнбатыштан (17,5%), кышын көньяктан (29,6%) һәм көньяк-көнбатыштан (23,1%), җәен төньяктан (14,8%) һәм көнбатыштан (16,2%) исә.

Туфрак

Җирләре районның төньяк өлешендәге субүләрләр сөзәклекләрендә күбесенчә кара (территориянең 73% тирәсе), районның көньяк югары өлешендә Кече Чирмешән елгасы бассейнында карасу-соры урман туфраклы.

Кара туфрак 3 астипка бүленә. Селтесезләнгән уртача гумуслы кара туфраклар аеруча киң таралган; көлсуланган кара туфраклар селтесезләнгәннәр арасында аерым массивлар буларак районның бөтен территориясендә очрыйлар. Уңдырышлы типик кара туфраклар Каманың тугай өсте террасаларында очрыйлар.

Карасу-соры урман туфраклары урманнарда формалашалар.

Флора

Табигый үсемлекләр типик киң яфраклы урманнарның зур булмаган фрагментлары рәвешендә сакланган. Өрәңге-юкә-имән урманнары көнбатышта Актай елгасы үзәненең уң яры сөзәклегендә очрый. Кече Чирмешән елгасы бассейнында соры урман туфракларныда юкә-имән һәм имән урманнары таралган. Төп урман барлыкка китерүче токымнар кисенделәре урыннарында далаланган болыннар белән әйләндереп алынган каен һәм усак урманнары үсә.

Территориянең гомуми урманлылыгы 10,7%.

Фауна

Хайваннар дөньясында кабан дуңгызы, кыр кәҗәсе, төлке, сусар, ак куян, үр куян, кыр тавыгы һәм башкалар очрый.

Саклана торган территорияләр

Аеруча саклаулы табигать объектлары:

Куйбышев сусаклагычындагы Ивановский наратлыгы табигать тыюлыгы (1991 елда оештырыла, мәйданы 587 га, территориянең күпчелек өлешен нарат урманнары тәшкил итә, төньяк-көнбатыш һәм көньяк-көнчыгыш өлешләрендә нарат, урыны белән юкә катнаш каен урманнары очрый; фаунасында кошларның 70 кә якын төре, шул исәптән ТРның Кызыл китабына кертелгән төрләр бар: зур күлбога, ысылдык аккош,кычкыручан зур бөркет, ак койрыклы диңгез бөркете, кугыч, шөлди-саескан, кечкенә акчарлак, саз ябалагы, төн күгәрчене, күк карга, яр чыпчыгы,соры каракош),

табигать истәлекләре – Көрнәле елгасы бассейнында Упкын күле (Зотеевка авылы), Кече Чирмешән елгасы.

Шәһәр тибындагы Алексеевск поселогында, чит өлкәләрдә дә билгеле, Ахтыр чишмәсе бар.

Биләр тарих-археология һәм табигать музей-саклаулыгы

Алексеевск районы территориясендә Биләр тарих-археология һәм табигать музей-саклаулыгы урнашкан (1992 елда оештырыла, гомуми мәйданы 2470 га; төп фондларында 75052 саклау берәмлеге исәпләнә, шул исәптән археология (74127), нумизматика (110), этнография (245) экспонатлары һәм башкалар). Музей-саклаулык Биләр авылында урнашкан тарих-археология музеен, тарих-этнография музеен һәм Биләр шәһәрлеген үз эченә ала.

Биләр шәһәрлеге – урта гасырлар Идел буе Болгар дәүлетендәге сәяси, дини, мәдәни һәм сәүдә-кәсепчелек үзәге – Биләр шәһәре калдыклары.

Беренче тапкыр язма чыганакларда 1164 елда Чирмешән елгасындагы «Бөек шәһәр» дип искә алына. Шәһәрнең чәчәк аткан чоры XII йөзнең икенче яртысына – XIII йөзнең башына карый. А.Х.Халиков, Ф.Ш.Хуҗин һәм кайбер башка тарихчылар фикеренчә, XII йөздән Биләр Идел буе Болгар дәүләте башкаласы була, А.П.Смирнов, Р.Г.Фәхретдинов, И.Л.Измайлов һәм башкалар фикеренчә, Биләр, Болгар шәһәреннән соң, илнең икенче хәрби-сәяси үзәге була.

1236 елда Батый гаскәрләре тарафыннан тар-мар ителә.

Биләр шәһәрлеге тигез җирдә урнашкан, мәйданы төньяктан Балынгуз тавына килеп тоташа. Ике сызык булып сузылган тышкы һәм эчке ныгытмалары булган. Тышкы ныгытмаларның озынлыгы 10 км дан артып китә (өч рәт урлар һәм чокырлар), эчкесенеке 5 км чамасы (ике рәт урлар һәм чокырлар). Тышкы шәһәрнең мәйданы – 490 га, эчкесенеке – 130 га.

Заманында үзәге (цитадель) бүрәнәдән салынган диварлар белән әйләндереп алынып, эчендә ак таш мәчет, кирпеч биналар, саманнан төзелгән тораклар, зират һәм башкалар булган. Эчке шәһәрдә гади өйләр, һөнәрче остаханәләре калдыклары да очрый (тимер эретү-эшкәртү, бакыр эретү-кою, сөяктән, пыяладан кирәк-ярак ясау остаханәләре һәм башкалар).

Шәһәр тышында да өйләр белән остаханәләр күп булган. Тышкы шәһәргә Чүлмәкчеләр бистәсе (3 га), Балынгуз шәһәрлеге (Горка авылы янында XIII–XIV йөзләр Идел буе Болгар дәүләте шәһәре калдыклары), Горки (Горка авылы) һәм Никола-Баран шәһәрлекләре килеп кушыла.

Шулай ук әлеге территориядә табигать-ландшафт һәм тарих-мәдәният һәйкәлләре, христиан зиратындагы А.М.Бутлеров кәшәнә-төрбәсе (Арбузов-Баран авылыннан төньяктарак), академик А.Е.Арбузов музей-йорты (Биләр авылы), «Хуҗалар тавы»ндагы мәҗүсиләрдән калган «Изгеләр чишмәсе» (Биләр авылыннан 3 км читтә, IX–X йөзләрдән табыну объекты; 1997 елда чишмә территориясе төзекләндерелә, ял итү һәм гыйбадәт кылу урыннары булдырыла) урнашкан.

Саклаулыкка кергән тарих-археология объектлары болгар архитектурасының X йөз уртасына – XIII йөз башына караган уникаль үрнәкләрен тәшкил итә.

Икътисад

Алексеевск районы – авыл хуҗалыгы районы. Районда кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау тармаклары алга киткән.

2017 елга Алексеевск районы территориясендә 2 колхоз, 9 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, ачык акционерлык җәмгыяте, 49 крәстиян-фермер хуҗалыгы эшли. Аграр секторда «Родина», «Алга» колхозлары, И.Гомәровның фермер хуҗалыгы регионның икътисади потенциалын билгелиләр.

Авыл хуҗалыгы җирләре 132 мең га били, шул исәптән 104,9 мең га сөрүлек җир (2017). Сабан бодае, арыш, арпа, солы, тары, борчак игелә.

2017 елга районда 23 мең баш мөгезле эре терлек, 1300 баш дуңгыз исәпләнә. Сөт җитештерү 33500 т. Савым алдынгылары – «Родина» (бер баш сыердан 6266 кг), «Алга» (5141 кг) колхозлары. Ит җитештерү 2900 тонна.

2016 елда 152 мең тоннадан артыграк ашлык сугыла, ашлыкның уртача уңышы 1 га дан 29,7 центнер. Ашлык җыю буенча лидерлар – «Алга» колхозы, «Элита» предприятиесе, И.Гомәров (ТРның фермер һәм крәстиян хуҗалыклары Ассоциациясе Советы әгъзасы, республикада беренче фермер, авыл хуҗалыгы җирләре – 300 га) һәм И.Хамматвәлиев крәстиян-фермер хуҗалыклары.

Сәнәгать предприятиеләре район үзәгендә урнашкан: «Алексеевск керәче» ачык акционерлык җәмгыяте, «Алексеевск бизәкләп туку фабрикасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, «Алексеевск сөт заводы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (майсызландырылган һәм аертылмаган коры сөт, атланмай һәм башкалар җитештерелә).

240 сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиесе бар. Балчык, комлы чуерташ чыгарыла.

Биләр урман хуҗалыгы эшли (1931 елда оештырыла; 5 урманчылыкны үз эченә ала: Алексеевск – 8300 га, Баганалы – 11742 га, Биләр – 122080 га, Кызыл Юл – 9505 га, Ромодан – 8360 га; 20 дән артыграк төрдәге халык хуҗалыгы товарлары – пиломатериаллар, штакетник, бура, әрҗәләр һәм башкалар җитештерелә).

Юллар челтәре

Алексеевск районы җиреннән Казан – Акбулак (Оренбург тракты), Алексеевск – Нурлат (Нурлат тракты) автомобиль юллары уза.

2002 елдан Балык Бистәсен Алексеевск районы белән Кама елгасы аша салынган күпер тоташтыра (гомуми озынлыгы 14 км дан артыграк; икенче линиясе 2016 елда салынып бетә).

Мәгариф һәм мәдәният

Мәгариф өлкәсендә (2017 ел башына) 23 мәктәп: 13 урта, 9 тулы булмаган урта, балалар бакчасы белән бергә кушылган башлангыч мәктәп эшли.

6 мәктәптә татар телендә, 1 мәктәптә – чуаш, 1 мәктәптә мордва этномәдәни компонентлы укыту сакланган.

Шулай ук районда аграр колледж, балалар сәнгать мәктәбе, балалар иҗаты үзәге, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, 25 мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм 49 мәдәният учреждениесе (район мәдәният йорты, 25 авыл мәдәният йорты, 20 авыл клубы, 3 автоклуб), 33 китапханә (шул исәптән үзәк һәм балалар үзәк китапханәсе), үзәк хастаханә, дәвалау амбулаториясе, 44 фельдшер-акушерлык пункты, «Кама» кинотеатры, 13 мәчет, 11 чиркәү бар.

Шәһәр тибындагы Алексеевск поселогында В.И.Абрамов исемендәге туган як музее, Әфганстандагы һәм Чечен Республикасындагы сугыш хәрәкәтләре ветераннары җәмгыятенең сугышчан дан музее, Биләр авылында – тарих-археология музее, тарих-этнография музее, академик А.Е.Арбузов музей-йорты, Зур Тигәнәле авылында С.Баттал исемендәге музей эшли.

Районның истәлекле урыннарның берсе – «Хуҗалар тавы»ндагы мәҗүсиләрдән калган «Изгеләр чишмәсе».

Алексеевск районында төрле юнәлештәге массакүләм культура чаралары уздырыла: традицион бәйрәмнәр (Корбан гаете, Питрау көне, керәшеннәрнең Питрау бәйрәме, Сабан туе) һәм яңалары.

2003 елдан «Алексеевск чаң тавышлары» кыңгырау чыңы фестивале уздырыла, ел саен фестивальгә РФ төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән иң яхшы чаң кагучылар җыела.

2013 елдан «Изгеләр чишмәсе» аймагында ел саен төрле милләт һәм конфессия вәкилләрен берләштерә торган «Чишмәле җәннәт» («Родниковый рай) бәйрәме уздырыла (татарлар, керәшеннәр, чуашлар, марилар иҗат коллективлары чыгыш ясый; Коръән укучылар конкурсы уздырыла).

2013–2014 елларда «Кама» кинотеатрында, Аллексеевск кинематографистлары фильмнары күрсәтелгән һәвәскәрләр һәм яшьләр киносы фестивале уза.

Алексеевск районында берничә үзешчән коллектив эшли: Алексеевск район мәдәният йортының «Радужная фантазия» халык театры һәм «Русская песня» халык вокаль ансамбле; Красный Баран авыл мәдәният йортының «Бәрәнҗәр» керәшеннәр халык фольклор ансамбле; Коры Көрнәле авыл мәдәният йортының «Кабартма» миниатюралар театры; Чуаш Майнасы авыл мәдәният йортының «Шусем» («Таң») чуаш халык ансамбле.

Районда татар һәм рус телләрендә «Таң» – «Заря» газетасы нәшер ителә (1930 елдан чыга, әүвәлге исеме «Шагай в колхоз», 1932 елдан – «Уборочная тревога», 1933 елдан – «Нижнекамский колхозник», 1965 елдан – хәзерге исеме; татар телендә 1965 елдан нәшер ителә).

Район территориясе таш дәвереннән алып Урта гасырлар ахырына кадәрге вакыт аралыгына караган археология истәлекләренә бай (444 табыла).

Зур Тигәнәле каберлеге (VIII–X йөзләр, Зур Тигәнәле авылы) һәм Биләр шәһәрлеге федераль әһәмияткә ия археология истәлекләре.

Мезолит һәм неолит дәверләренә, буралы курган (безнең эрага кадәр XVII–XII йөзләр), Ананьино (безнең эрага кадәр IX–III йөзләр), Имәнкискә (безнең эрага кадәр IV–VII йөзләр) культуралары, шулай ук Идел буе Болгары, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чоры 88 археология объекты юкка чыккан Кошаново, Кузькино, Курман-Касы, Ледокол «Красин», Мурзиха, Түбән Кондраты, Түбән Марьян, Первомайский, Солонцы, Иске Фёдоровка, Фёдоровка, Чуаш Культурасы, Шалбы торак пунктлары янында урнашкан.

15 мәдәни мирас объекты, шул исәптән Речной авылында Богоявление чиркәве, Балахчино авылында Казан Мәрьям Ана чиркәве, Яңа Спас авылында Происхождение Честных древ Креста Господня чиркәве, Масловка авылында Рождество-Богородица чиркәве, Зур Полянка авылында Спас чиркәве, Арбузов-Баран авылы янында химик А.М.Бутлеров кәшәнә-төрбәсе дәүләт тарафыннан саклана.

Спорт

Алексеевск районының спорт инфраструктурасына 6 спорт объекты: тренажерлар заллары һәм бассейны булган 1 номерлы һәм 2 номерлы спорт комплекслары, шәһәр тибындагы Алексеевск поселогында бокс залы һәм чаңгы базасы, Биләр һәм Түбән Тигәнәле авылларында спорт комплекслары керә.

2016 елда Алексеевск спортчылары 323 ярышта, шул исәптән 4 халыкара, 29 бөтенроссия, 194 республика, 96 район ярышында катнаша.

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә 6 спорт бүлекчәсе эше оештырыла, аларда 1237 бала һәм яшүсмер шөгыльләнә.

Иң зур уңышларга Алексеевск спортчылары көрәштә ирешәләр (халыкара ярышларда җиңүчеләр – И.Вәлиуллин, О.Курнашов, С.Мхитарян, Г.Сөләйманов).

Танылган кешеләре

Алексеевск районында фән һәм мәдәният эшлеклеләре:

  • галим-химиклар А.М.Бутлеров, А.Е.Арбузов, Б.А.Арбузов;
  • Социалистик Хезмәт Геройлары А.Н.Беспалов, С.И.Исаев һәм Н.А.Соболев;
  • Советлар Союзы Геройлары В.Д.Кочнев, Н.В.Мамонов, М.А.Федин һәм Х.Н.Хәйруллин;
  • Дан ордены тулы кавалеры М.С.Шляпников;
  • генераллар М.И.Павелкин, М.Д.Сидоров, А.М.Петров, Л.Д.Рейно, Ф.И.Галкин, З.Ю.Кутлин;
  • очучы А.И.Плотников (Бөек Ватан сугышы елларында Н.Гастелло батырлыгын кабатлый).

Районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән район җитәкчеләре:

  • П.М.Майоров (1960–1970 елларда Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең Алексеевск район комитеты беренче секретаре);
  • Р.Х.Шаһиморатов (1964–1973 елларда Алексеевск район башкарма комитеты рәисе, 1973–1983 елларда Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең Алексеевск район комитеты беренче секретаре);
  • А.И.Демидов (1980–1983 елларда Алексеевск район башкарма комитеты рәисе, 1983–1990 елларда Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең Алексеевск район комитеты беренче секретаре, 1990–2004 елларда халык депутатларының Алексеевск район советы рәисе, 1991–2004 елларда район хакимияте башлыгы),
  • В.К.Козонков (2004–2018 елларда район хакимияте башлыгы).