Биографиясе

1908 елның 12 сентябре, Дон гаскәре өлкәсенең 2 нче Дон округы Түбән Курмояр станицасы — 2002 елның 31 декабре, Казан.

Грозный нефть институтын тәмамлый (1940).

1940–1942 елларда ВКП(б)ның Чечен-Ингуш өлкә комитеты инструкторы, 1942–1943 елларда секретаре; 1943–1948 елларда — Грозный өлкә комитеты секретаре урынбасары, 1948–1949 елларда бүлек мөдире.

1949–1974 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында: 1949–1956 елларда нефть сәнәгате бүлеге мөдире, 1956–1960 елларда, 1963–1974 елларда секретаре.

1960–1963 елларда Татарстан икътисади адмистратив районы ХХС рәисе.

Татарстанда нефть сәнәгате барлыкка килүгә һәм аны үстерүгә күп көч куя. Нефтьне эзләү, табу һәм эшкәртү тарихына караган китаплар авторы.

1951–1975 елларда ТАССР ЮС депутаты.

Октябрь Революциясе ордены, дүрт Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Нефть Татарии: Страницы истории. К., 1981;

Нефть Татарии: Путь к большому будущему. К., 1984.