1956 елда Бөтенсоюз кинофото фәнни-тикшеренү институтының (Мәскәү) Казан филиалы буларак оештырыла.

1967 елдан — Химия-фотография сәнәгате фәнни-тикшеренү һәм проектлаштыру институтының Казан филиалы, 1969 елдан — СССР Химия сәнәгате министрлыгының Казан химия-фотография сәнәгате фәнни-тикшеренү технология һәм проект институты; 1992 елдан хәзерге исемдә; шул ук елдан — АҖ.

Институт составында 4 фәнни-тикшеренү лабораториясе һәм тәҗрибә-сәнәгать производствосы бар (2003). Эшчәнлегенең төп юнәлешләре: галогенкөмеш фотоматериалларга яктылыкның һәм ионлаштыргыч нурланышларның фотохимик тәэсирен тикшерү; көмеш галогениды микрокристалларын идарә итүле синтезлау, аларны химик һәм иң зур сизгерлек һәм мәгълүматлылык белән тәэмин итүче спектраль сенсибилизация ысулларын өйрәнү; галогенкөмеш фотоматериалларның сенситометрик характеристикаларын яхшырту өчен яңа химикатлар, шулай ук аларны химик-фотографик эшкәртү процессларын эзләү һәм өйрәнү; чимал һәм продукция сыйфатын тикшерү ысулларын, сәнәгать зонасының экологик мониторингы мәсьәләләрен камилләштерү.

Тикшеренүләр нигезендә медицина, полиграфия, дефектоскопия һ.б. өчен аклы-каралы һәм төсле фотоматериаллар җитештерү технологияләре, яңа фотохимикатлар, дару субстанцияләре җитештерү технологияләре эшләнә.

Тәҗрибә-сәнәгать производствосында технологияләрне эшкәртү, технологик параметрларны оптимальләштерү, химия-фотография һәм фармацевтика сәнәгате ихтыяҗлары өчен фотохимикатлар һәм дару субстанцияләренең модульле җайланмаларын төзү һәм тәҗрибә-сәнәгый партияләрен чыгару гамәлгә ашырыла.

1950–1960 елларда төсле һәм аклы-каралы кинофототасмалар, кинофотоматериаллар, желатинны камилләштерү өчен органик кушылмалар һәм полимерлар синтезы технологияләре, яктыга сизгер тасмалар җитештерү, шулай ук сыйфатын тикшерү приборлары һәм аппаратлары бүлекләре оештырыла.

Институт кинематография, телевидение һәм фотографияләр өчен төсле тасмалар, полиграфия, репрография, фототелеграф, астрономия өчен фототехник тасмалар, сәнәгый радиография һәм мед. диагностика өчен рентген тасмалары, көмешсез материаллар, фотографияләр өчен нечкә органик синтез химикатлары һәм полимер материаллар эшләү; технологик процессларны аппаратура белән тәэмин итү һәм үтә сизгер материаллар җитештерү өчен махсус технологик җиһазлар булдыру белән шөгыльләнә.

1960 еллар ахырында механика цехы, полиэтилентерефталь нигезләре җитештерү, фотографияләр өчен нечкә органик синтез продуктлары һәм полимер продуктлар цехлары булган тәҗрибә заводы төзелә.

Фәнни эшләнмәләрне җитештерүгә кертүдә төп оешма — «Тасма-Холдинг» АҖ. Медицина һәм техника өчен рентгенографик тасмалар комплекты, үтә сизгер рентгеномед. тасма, магистраль нефть- һәм газүткәргечләрнең эретеп ябыштырылган җөйләрен тикшерү өчен рентгенографик тасма, полиграфия һәм газета битләрен тиз тапшыру өчен фототехник тасмалар комплекты технологияләре эшләнә һәм җитештерүгә кертелә. Телевидение, һәвәскәр һәм профессиональ фотография өчен төсле һәм кабат кулланылулы фотоматериаллар, микрофильмнар төшерү һәм астрономик тикшеренүләр өчен уникаль тасма комплектлары булдырыла, спектраль һәм химик сенсибилизаторлар синтезлана, фототасмаларны стабильләштерү һәм саклау шартлары билгеләнә. Фотография желатинын өйрәнү буенча хезмәтләр дөньяга таныла.

Фәнни һәм гамәли тикшеренүләр үсешенә өлеш кертүчеләр: А.В.Борин, В.М.Гороховский, Л.Г.Гросс, Е.А.Зимкин, В.О.Иванов, Г.А.Кутырев, В.А.Кухтин, П.В.Мейкляр, И.А.Новиков, А.Н.Пудовик һ.б.

Институт директорлары: Н.Н.Сомов (1956–1974), В.О.Иванов (1974–1987), Б.А.Воробьёв (1987–2001), Г.А.Кутырев (2001–2005), Ә.З.Әхтәмов (2005 елдан).

Автор – В.А.Абзалова